tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Кыргызстан татарлары белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Кыргызстан татарлары белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Кыргызстан татарлары белән очрашты

28 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Кыргызстаннан килгән татарлар белән очрашты.

Өчпочмаклы, пәрәмәчле, гөбәдияле чәй табына янында алдагы эш планнары, шул исәптән быел сентябрь аенда Кыргызстанда Татарстан көннәре үткәрү мәсьәләсе буенча фикер алышу булды.

Очрашу уңаеннан татарлар үз гозерләрен җиткерергә ашыкты. Карабалта шәһәрендәге татар оешмасына татар гармуны кирәк икән, кемдер баян һәм аккордеон өчен ноталар сорады, көянтә кебек бүгенге көндә шактый экзотик әйбер кирәклеге ачыкланды. Ринат Закиров бер үтенечне дә игътибарыннан читтә калдырмады, Кайбер соралган әйбер шундук табып тапшырылды, кайсылары җае чыгуга биреләчәге турында килешенде.

Билгеле булганча, Кыргызстан татарларының татар иҗтимагый хәрәкәтенә яхшы таныш Гөлсинә Ульмаскулова җитәкләгән күләмле делегациясе Казанда инде берничә көн тора. 22 апрельдә “Казан” милли мәдәнит йортында Бишкектагы “Сарман” татар ансамбле 25 еллыгы уңаеннан матур концерт узды, төркемдәге ханымнар IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында, Тукайның 130 еллыгына багышланган  бәйрәм чараларында катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*