tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эстония татарлары Европа Сабантуен оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты
Эстония татарлары Европа Сабантуен оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты

Эстония татарлары Европа Сабантуен оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Эстониядә татар диаспорасы вәкилләре белән аралашты. Әлеге очрашу аның Таллин шәһәренәдәге эш сәфәре кысаларында узды. Милли шура рәисе белән очрашуда Эстония татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты. Шулай ук чарада Татарстанның Әлмәт районы вәкилләре дә бар иде.

Хәзерге вакытта Эстония дүрт эре мәдәни татар җәмгыяте бар:

  • Эстония «Идел ” татар мәдәният җәмгыяте (Таллин шәһәре). Рәисе: Гөлбстан Ногманова. (1996 елда нигез салынган).
  • Нарва шәһәре татар мәдәнияте җәмгыяте (Нарва шәһәре). Рәисе: Мәрьям Малышева. (1997 елда нигез салынган)
  • Ида-Вирумаа татар мәдәнияте җәмгыяте (Кохтла-Ярва шәһәре). Рәисе: – Ренат Гарифуллин. (1995 елда нигез салынган)
  • Татар мәдәният җәмгыяте (Маарду шәһәре). Рәисе: Мядут Прокурор. (1990 елда нигез салынган).

Әлеге җәмгыять җитәкчеләре үзләренең оешмалары, эшчәнлекләре һәм планнары турында сөйләде.

Ел саен Эстония шәһәрләрендә «Сабантуй» бәйрәме үткәрелә, 2018 елның 12 маенда Кохтла-Ярва шәһәрендә беренче «Сабантуй»бәйрәме узды. Күп кенә мәдәни чаралар Җиңү көненә, 8 Март, Нәүрүз, Әниләр көненә, дини бәйрәмнәргә һ.б. зур уңыш белән татар язучыларының иҗатына багышланган әдәби кичәләр уза.

Эстония татар диаспорасы вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы (БТК съездлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары форумы һ. б. үткәрелә торган барлык чараларда актив катнаша.

Шулай ук очрашу вакытында Васил Шәйхразиев татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре белән 2019 елның 16 июнендә Таллин шәһәрендә үтәчәк Сабантуйны оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Европа Сабантуеның оештыру комитеты җитәкчесе итеп Нарива шәһәренең Татар мәдәнияте рәисе Мәрьям Малышева билгеләнде.  Татарстан ягыннан IV Европа Сабантуен уздыру өчен җаваплы итеп Әлмәт муниципаль районы билгеләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*