tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Германиядә Җәлилне искә алдылар
Германиядә Җәлилне искә алдылар

Германиядә Җәлилне искә алдылар

25 февральдә Берлинда легендар шагыйрь-герой Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үтте.

Германия башкаласына шагыйрьнең кызы Чулпан ханым, оныгы Татьяна һәм аның балалары Михаил һәм Елизавета килделәр. Россиядән килгән делегациядә Казандагы фатир-музей мөдире Нәзирә Фәттахова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Данис Шакиров һәм башкалар бар иде.

Иң башта кунаклар Плётцензее төрмәсендә шагыйрь һәм аның иптәшләре һәлак булган җиргә кызыл ромашкаларга охшаш гербера чәчәкләрен куйдылар. Кич белән Россия фәне һәм мәдәнияте йортында чаралар дәвам итте.

Фойеда Җәлилгә багышланган фотокүргәзмә һәм китап экспозициясе урын алган иде. Кунакларга әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде.

 

 

26 февральдә Берлин эстафетасын Саксония-Анхальт федераль җире башкаласы Магдебург шәһәре кабул итеп алды. Биредәге чара үтә җылы атмосферада үтте.  Ул Кавказ, татар һәм төркестан тикшеренүләр институтында узды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*