tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” тапшыруы Прагада сәфәрен дәвам итә
“Халкым минем” тапшыруы Прагада сәфәрен дәвам итә

“Халкым минем” тапшыруы Прагада сәфәрен дәвам итә

23 декабрь көнне “Халкым минем” иҗат төркеме көн дәвамында һәм кичен Прага шәһәренең күренешләрен төшерде.

Прага Европаның архитектура үрнәкләренә бай, иң матур һәм гүзәл шәһәрләренең берсе. 1918-1992 елларда ул Чехословакиянең башкаласы булса, ил икегә бүленгәч, 1993 елдан, Чехиянең үзәгенә әйләнә. Бүгенге көндә шәһәрнең тарихи үзәге ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Шәһәр Влтава елгасы ярында урнашкан. Ике ярны унсигез күпер тоташтырып тора. Елгада сигез утрау исәпләнә. Монда климат йомшак. 23 декабрь көнне температура плюс ун градус иде. Прагада 1118,1 кеше исәпләнә, төрле милләт вәкилләре яши. Алар арасында милләттәшләребез дә бар. Сабантуйларга биш йөзгә якын халык җыела икән.

Көн дәвамында Яңа шәһәрдә Вацлав мәйданында, Иске шәһәрдә Карлов күперендә, Влтава елгасы буенда корылмалар, манаралар “Халкым минем” тапшыруы өчен төшерелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*