tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хельсинки Казан арасы якынлаша

Хельсинки Казан арасы якынлаша

Бүген 20 августта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Финляндия татарлары җәмгыяте рәисе Атик Али белән очрашты.

Атик әфәнде Finnаir компаниясенең Казанга беренче рейсы белән килде. Бу – Финляндиядә яшәүче татарларның күптәнге хыялы иде. Һәм ул, ниһаять, тормышка ашты. Очышлар атнасына 3 мәртәбә: сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. Юл 2,5 сәгать ала. Ике арада 100 кеше сыешлы Embraer 190 очкычлары йөриячәк.

Очрашу вакытында Финляндия татарлары җәмгыяте һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, татар дөньясында баручы процесслар турында фикер алышу булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*