tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эстониядә сабантуе узды
Эстониядә  сабантуе узды

Эстониядә сабантуе узды

Бүген, 12 май көнне Эстониянең Кохтла-Ярве шәһәрендә  I Бөтенэстония сабантуе узды. Ул Эстония Республикасының 100 еллыгына багышланды. Сабантуй мәйданына Чехия, Литва, Швеция, Эстониянең барлык шәһәрләреннән дә милләттәшләребез җыелды. Башка милләт вәкилләре дә милли бәйрәмебезнең кунаклары булды.

Сабан туена җыелган халыкны Россиянең Эстониядәге илчесе Александр Петров, РФнең Нарведагы Генераль консулы Юрий Грибков, Кохтла-Ярве шәһәре мэры урынбасары Нина Алексеева һәм башка рәсми вәкилләр сәламләде. Татарстан сәламен Бөтендөнья татар конгрессының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләүче бүлек җитәкчесе Ленара Кутеева җиткерде. Татарстаннан килгән артистлар Сабантуеның бизәге булды. Бәйрәмгә килгән халык төрле милли уеннарда катнашты, җырлады, биеде, көч сынашты. Сабантуе күтәренке рухта узды.

Бүгенге көндә Эстониядә 4 татар оешмасы бар. Сабан туйны төп оештыручы -Ида-Вирумаа оешмасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*