tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ида-Вирумаа татарлары җәмгыяте 20 еллыгын бәйрәм итә
Ида-Вирумаа татарлары җәмгыяте 20 еллыгын бәйрәм итә

Ида-Вирумаа татарлары җәмгыяте 20 еллыгын бәйрәм итә

27 февральдә Эстониянең Ида-Вирумаа маакондында (өлкәсендә) эшләүче татар мәдәнияте җәмгыяте 20 еллык юбилеен бәйрәм итә. Тантана Кохтла-Ярве шәһәренең Мәдәният сараенда үтәчәк.

Бәйрәм чараларына Эстониядә хәрәкат итүче татар оешмалары вәкилләре катнашачак. Кичәнең шактый зур өлеше герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланачак, видеопрезентация тәкъдим ителәчәк, үлемсез шигъри юллар яңгыраячак.

Татарстаннан милләттәшләребезне сәламләү һәм чыгышлары белән сөендерү өчен Фәридә-Алсу дуэты, җырчы Фердинанд Фәтхи, баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин барачаклар. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән тәбрик сүзләрен һәм бүләкләрне БТК башкарма комитетының чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева җиткерәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*