tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам дөньясы икътисадчылары Казанга җыела
Ислам дөньясы икътисадчылары Казанга җыела

Ислам дөньясы икътисадчылары Казанга җыела

10-12 майда Казанда  “Россия – Ислам дөньясы” Xалыкара икътисади хезмәттәшлек  саммиты үтә. Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге Оешмасына керүче илләр катлашлыгында үтүче бу саммит Татарстан башкаласында 2009 елдан башлап унынчы тапкыр оештырыла. Аның эшендә 23 дәүләт илчелекләренең дипломатлары һәм  50 ислам дәүләтеннән һәм Россия төбәгеннән килгән 3000 гә якын икътисад белгече катнаша.

Саммит программасына кергән  мөһим чараларда ислам икътисады һәм дипломатия  буенча югары дәрәҗәдәге белгечләр катнашачак.

“Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” X халыкара икътисади саммит чараларында катнашу өчен 9 майда  Татарстанга өч көнлек сәфәр белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин килде.  Зур кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алдылар.

Саммитның  программасы һәм чыгышларның тематикасы, спикерлар исемлеге белән  https://kazansummit.ru  интернет сәхифәсендә танышырга була.

Соңгы 10 ел дәвамында Татарстан белән сәүдә итүче ислам илләренең саны 35 илгә җиткән, алар белән сәүдә әйләнеше 32 процентка арткан. KazanSummit 2018 программасына Хәләл – Экспо күргәзмәсе һәм шул мәсьәләгә багышланган пленар утырыш үткәрү дә кертелгән.

10 майда төштән соң “Корстон” үзәгенең “Достоевский” залында Ислам мәгълүмат чараларының хәзерге заман мәгълүмат кырында тоткан урыны буенча конференция үтәчәк.   Саммит эшендә Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе вәкиле дә аккредитацияләнгән.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*