tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда “Төрки дөнья фотографлары объективында – Татарстан” фотосурәт күргәзмәсе эшли башлады
Истанбулда “Төрки дөнья фотографлары объективында – Татарстан” фотосурәт күргәзмәсе эшли башлады

Истанбулда “Төрки дөнья фотографлары объективында – Татарстан” фотосурәт күргәзмәсе эшли башлады

Истанбул үзәгендә урнашкан атаклы Долмабаһчә сараеның сәнгать галереясында Татарстан белән бәйле фотосурәт күргәзмәсе ачылды. Ул агымдагы елда Казанның төрки дөнья мәдәнияте башкаласы булуы уңаеннан ТӨРКСОЙ һәм Төркия парламенты каршындагы милли сарайлар музейлары оешмалары тарафыннан оештырылды. Күргәзмәдә Азәрбайҗанның Әгъдәс Баһирзадә, Төньяк Кипрның Гүләр Фидаи, Төркиянең Мәһмәт Окутан, Явуз Алтан, Мостафа Челик, Исмәгыйль Һайкыр, Нәсрин Сөйләмәз, Айгөл Окутан кебек күренекле фотографчыларының хезмәтләре урын алган. Татарстанлы фотоосталарның әсәрләре булмавы күңелне тырнап торса да, оештыручылар моның махсус шулай эшләнгәнен белдерде. Бу күргәзмә “Чит ил фотосурәтчеләре Татарстанны ничек күрә?” дигән сорауга җавап рәвешендә эшләнгән.

Экспозициядәге хезмәтләрдә күбрәк Казан шәһәренең һәм Болгар тарихи тыюлыкның күренешләрен, татар милли киемле хатын-кыз вә ир-атларның сүрәтләрен күрергә мөмкин. Шулай ук Татарстан табигате, Алабуга каласының тарихи урыннары, Татарстан дәүләт символлары, мәчет-чиркәүләр, берберсеннән матур авыл йортлары да күргәзмәнең эчтәлеген тәкшил итә. Сабан туе, икмәк һәм чәкчәк белән кунак каршылау һәм башка татар милли гореф-гадәтләре дә чарада чагылыш тапкан. Тамашачыларга бигрәк тә агачтан уеп, челтәрләп ясалган авыл өе тәрәзәләренең җыелма рәсемнәре ошады. 50дән артык “татар тәрәзәләре”нең кабатланмас үрнәкләре авторы – Исмәгыйл Һайкыр.

“Төрки дөнья фотоосталары объективында – Татарстан” дип аталган бу чараның ачылыш тантанасы күренекле җырчы һәм сәнгать эшлеклесе Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы ансамбленең җырлы-биюле тамашасы белән башланып китте.

Кунакларны Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сәламләде. Ул үз чыгышында Татарстанга һәм татар халкының милли кыйммәтләренә игътибар күрсәткәннәре өчен Төркия дәүләтенә, Истанбул губернаторлыгына һәм тарихи каланың мэриясенә рәхмәт хисләрен җиткерде. Тамашачылар алдында сүз тоткан ТӨРКСОЙ оешмасы генераль сәркәтибе Дүсән Касәинов төрки дөньяда Татарстанның, Казанның һәм татар халкының әһәмияте турында сөйләде. Төрки халыкларның сәнгатен танытуга өлеш керткәннәре өчен Төркия парламенты каршындагы милли сарайлар музейлары оешмасы җитәкчесенә рәхмәт белдереп, истәлек бүләге тапшырды.

Чарага чакырылган РФның Истанбулдагы генераль консулы Алексей Ерхов та халыкны сәламләп нотык тотты. Ул ТӨРКСОЙ оешмасы эшчәнлегенең әһәмияте турында сөйләде. Татарстанның Россия Федерациясендә тоткан урынына бәя бирде, республикабызның Россия белән төрки дәүләтләр арасында күпер роле башкаруын ассызыклады. Татарларның үз милли гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен саклаудагы тырышлыкларына соклануын белдерде.

“Төрки дөнья фотоосталары объективында – Татарстан” күргәзмәсен ачу тантанасына ИРСИКА оешмасы генерал сәркәтибе Халит Эрдән, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин, шулай ук Истанбул мэриясе вәкилләре һәм күп санлы журналистлар, Истанбулда гомер итүче милләттәшләр катнашты.

Фотокүргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының декоратив-гамәли сәнгате тәкъдим ителде. Анда Әлфия Җәмилова, Илдус Гайнетдинов, Әлфия Артемьева, Светлана Гарбузова, Марина Марьянич кебек танылган осталарның соклангыч хезмәтләренә урын бирелгән. Татар милли бизәкле читек, кәвеш, чүәк, пано, кебек күн эшләнмәләр тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

Ачылу тантанасы тәмамлангач, Төркия дәүләт телевидение каналы “ТРТ ХӘБӘР” Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән күргәзмә хакында әңгәмә корды.

“Төрки дөнья фотоосталары объективында – Татарстан” күргәзмәсе 30 нчы сентябрьдә төгәлләнәчәк.

МА “Татар-информ”, Рушания Алтай
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
Фото: svetsky.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*