tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан атаклы галим Надир Дәүләтне зурлады
Казан атаклы  галим Надир Дәүләтне зурлады

Казан атаклы галим Надир Дәүләтне зурлады

22 октябрьдә Татарстан Фәннәр Академиясендә  Төркиядә яшәүче тарихчы-галим, Татарстан фәннәр академиясенең чит илдәге әгъзасы Надир Дәүләтнең фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган кичә үтте. Надир әфәндененең 70 яшьлек юбилее һәм галимнең Казанда  басылып чыккан “Милләт белән Совет арасында”(1917 елгы Октябрь инкыйлабы:Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше”  китабы белән танышу уңаеннан оештырылган иде.

Республиканың билгеле галимнәре, хакимият органнары һәм “Җыен” фонды җитәкчеләре, милли җәмәгатьчелек вәкилләре, журналистлар катнашкан бу кичәдә Академиянең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина һәм тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Кытайда туган, Төркиядә үскән, Германиядә һәм АКШта эшләгән атаклы милләттәшебезнең тормыш юлы, фәнгә һәм татар милләтенең үсешенә керткән өлеше турында тәфсилле чыгышлар ясадылар. Биредә нотык сөйләүчеләрнең фикеренчә, Надир Дәүләт  тирән һәм ирекле фикерле, татар халкының хак тарихын төзү һәм  милли мәнфәгатьләрне яклау өчен бөтен көчен салган фидакарь шәхес. Аның хәзерге замандагы катлаулы сәяси шартларда да Төркиянен һәм башка илләрнен фәнни үзәкләрендә, яшьләргә белем бирүгә, академик фәнни-тикшерүләрдә татар мәсьәләсен яктыртуга күп көч салуы ассызыкланды. Бүгенге төрки-татар дөньясында мондый зур уңышка ирешкән галимнәр сирәк очрый. Чит илләрдәге зыялылар арасында иң абруйлы һәм нәтиҗәле эшләүче әдипләрнең берсе булган Надир Дәүләтне Татарстанда һәм башка илләрдә  хөрмәт итәләр.

Бу җыелышта Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният  һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, парламентның Президиум әгъзасы Разил Вәлиев Надир әфәнде белән танышуы, галимнең Татарстан белән хезмәттәшлек сәхифәләре турында сөйләде. Ул июль аенда 70 яшьлек юбилеен каршылаган Надир Дәүләткә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды. Фәннәр академиясенең вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов һәм ТФАнең  элекке Президенты Әхмәт Мазһаров юбилярга академиянең иң югары бүләге буларак танылган медальне тапшырдылар.

Бу җыелышта  Бөдендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров  Надир Дәүләтнең милли терелешкән зур хезмәт куюы турында сөйләде, юбилярга конгрессының югары бүләген тапшырды һәм аңа милли чапан кидерде.Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач, академиклар Мирфатыйх Зәкиев, Индус Таһиров, Рузәл Йосыпов һәм башка галимнәр, “Җыен” фондының башкарма мөдире Фуат Рафиков һәм башкалар  Надир әфәнденең үзенчәлекле  һәм тирән эчтәлекле фәнни хезмәтләре, аларның милләт язмышы һәм төрки халыклар бердәмлеге өчен әһәмияте турында сөйләделәр.  “Җыен” нәшриятында яңа гына чыккан китапның һәм  галимнең башка саллы хезмәтләренең кыйммәтьле һәм актуаль булуы ассызыкланды.

Надир Дәүләт бу мәҗлестә катнашучы хәләл җефете Берил ханым белән Казанга килергә яраталар. Галимнең бай һәм  шактый  катлаулы тормыш юлы белән танышу да бирегә килүчеләргә зур тәэсир ясады. Текстолог галим һәм нашир  Лена Гайнанова үз чыгышында милли юлбашчы Гаяз Исхакыйның  фидакарь татарлар гаиләсендә туган кечкенә Надир Дәүләт  турында язып калдырган фикерләре белән таныштырды. Юбилярның әнисе Оркыя  Мәхәммәдиш  Кытайдагы татар җәмгыяте җитәкчеләрненң берсе булган Аның әтисе Ибраһим Дәүләткилде милли җәмгыятьне оештыручылар арасында булган. Надир Дәүләт үз чыгышында тормыш юлы, әти-әниләре  үткән катлаулы юллар, Төркиядәге татар тормышы тарихы турында сөйләде, кызыклы фоторәсемнәр. тарихи документлар күрсәтте. Бу җыенда катнашучылар  Надир Дәүләтнең дөньякүләм шәхес, төрки дөньяны берләштерүче  зур татар галиме булуы белән горурлану хисләре кичерделәр.

Римзил Вәли, “Дөнья” студиясенең баш мөхәррире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*