tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырым татарлары Мәҗлесе чакыруы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу оешманың Корылтае эшендә катнашты.
Кырым татарлары Мәҗлесе чакыруы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  бу оешманың Корылтае эшендә катнашты.

Кырым татарлары Мәҗлесе чакыруы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу оешманың Корылтае эшендә катнашты.

Кырым татарлары Мәҗлесе чакыруы буенча, 29 март көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Кырымда булып, бу оешманың Корылтае эшендә катнашты. Әлеге Корылтайда Кырым җәмгыяте өчен яңа вәзгыятьтә, Мәҗлес алдында торган мәсьәләләр каралды.

Безимени-4Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов Корылтайда ясаган, үзенең чыгышында, ике тугандаш халыкның алга таба да тыгыз элемтәдә торачагын, үзара хезмәттәшлек итәчәген, үзенең Кырым татарлары мәнфәгатьләрен яклауда, Россия Федерациясе хакимияте органнары арасындагы мөнәсәбәтләрдә гарант булып торырга тырышачагын да белдерде.

Корылтайда күп бәхәсләр тудырган мәсьәләләр арасында – Россия паспортларын алуга карата мөнәсәбәт, төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарына, Кырым хөкүмәте һәм Дәүләт Советына вәкилләр җибәрү, Кырым татарларының милли – территориаль автономиясен булдыру турындагылары – иң мөһимнәре булды.

Залда яңгыраган барлык фикерләр дә милләт язмышы белән сугарылган иде.Безимени-3

Күп санлы чыгыш ясаучыларның төрле фикерләрен тыңлаганнан соң, карарлар кабул иткәндә Корылтай әгъзалары Кырымдагы вәзгыятькә чынбарлыктан чыгып өстенлек бирделәр. Шулай итеп, Кырым татарлары Корылтае халыкка Россия паспортларын алырга тәкъдим итте, Кырымның хакимият органнарына, хөкүмәт һәм Дәүләт Советына вәкилләр җибәрүне хуплады һәм бу эшне якындагы ике-өч көндә башкаруны Кырым татарлары Мәҗлесенә йөкләде.

Корылтай эшендә Бөтендөндөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнашты.

 Фото: atr.ua

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*