tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оксфордта Ауропа татарлары җыелды
Оксфордта Ауропа татарлары җыелды

Оксфордта Ауропа татарлары җыелды

Бүген, 7 апрель көнне Бөекбританиянең Оксфорд шәһәрендә Ауропа татарлары Альянсының (АТА) киңәйтелгән утырышы эшен башлады. Бу чарада Ауропаның төрле илләреннән, Альянска кергән оешмаларның җитәкчеләре, вәкилләре җыелган. Иң беренче утырышка җыелган татарларны РФ Тышкы эшләр министрыгының ватандашлар белән эшләүче Департоментның директоры урынбасары Константин Климововскй чыгыш ясап, залга җыелган халыкка РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Г.Карасинның котлавын да җиткерде.

Аннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров утырышка җыелган милләттәшләребезне сәламләде. «Без бай тарихлы халык. Ул тарихыбызны чәчмитүкми киләчәк буынга җиткерү. Мәдәнияттә дә, фәндә дә дөнья югарылыгына күтәрелгән милләттәшләребез шактый. Алар безнең горурлык», диде Ринат Закиров. «Төрле җирләрдә яшәгән халкыбыз үзебезнең рухыбызны, милли гореф-гадәтләребезне барлап, бәйрәмнәребезне саклап калырга тырышалар. Бу безнең бишенче киңәйтелгән утырыш. Шактый кирәкле, файдалы эшләр башкарылган. Барлык илләрдә уза торган проекларда катнашып, милләтне саклап калуда кылган гамәлләрегез өчен рәхмәт сезгә», диде Бөтендөнья татар конгрессы рәисе.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры Рафаиль Хәкимовта АТА утырышында катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде. Тарих институтының халкыбыз тарихын барлауда галимнәр тарафыннан башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Ауропа татарлары тарихын барлап, нәшер итергә кирәклеген аңлап галимнәр эшкә тотыначак. Быел алар Ауропаның берничә илендәге галимнәр белән бергә, ул илләр тарихында эз калдырган татар тарихын барлаячаклар. «Бу эштә сезнең дә ярдәмегез кирәк булачак», дип АТА эшендә катнашучыларга мөрәҗәгать Рафаиль Хәкимов. РФнең Бөекбританиясендәге илчесе Александр Яковенконың утырышка җыелучыларга сәламнәрен һәм теләкләрен мәдәният эшләре буенча аташе Константин Шлыков җиткерде.

Шуннан соң, төп чыгышларга күчтеләр. Утырыш татар һәм рус телләрендә бара. Аны АТАның рәисе Флюр Шәрипов алып барды. АТА рәистәше, Германиядән килгән Бари Дианов үз чыгышында буыннар алмашында Европа татарларының мәдәни-тарихи мираснын саклауда төп факторларга тукталды.

Рәис урынбасары, филология фәннәре докторы Болгариядән килгән Альбина Вәлиева Европа күләмендә уза торган «Тамырларыңны бел» дигән яңа проект турында сөйләде.

Проектның төп максаты:

  • яшьләрдә үз халкыңнын телен, тарихын, мәдәни мирасын белүгә омтылыш тәрбияләү;
  • төрле культура һәм диндәге кешеләрнең үзара аңлашып, дус яшәүләрен күрсәтү;
  • халык һөнәрләре һәм милли традицияләр белән таныштыру,  буыннар арасында күпер  булдыру, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтләү;
  • „Европаның культура башкаласы”   исемен алган  шәһәрләр турында мәгълүмат бирү, аларның тәҗрибәсе белән таныштыру;
  • халыкара программалар һәм проектлар турында информация бирү, тәҗрибә уртаклашу.

“Әзерлек этабында проектта катнашачак  яшьләргә үзләре яшәгән ил, анда яшәүче халыкларның  тарихы, культурасы, һөнәрчелек традицияләре турында презентация я фильм әзерләргә, шулай ук милли геройлар , күренекле кешеләр турында мәгълүматлар, фольклор әсәрләре (мәкальләр һәм табышмаклар, борынгы уеннар һ.б.) әзерләп алып килергэ тәкъдим ителде. Һәр төр эшчәнлек вакытында төрле милләт вәкилләренең үзара аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату яшәү алымнарын күрсәтүгә игътибар бирелде. һәркайсының үз тарихы, үз мәдәнияте һәм шул ук вакытта күп яктан уртак бай тарихлары,  мәдәниятләре булган дунай болгарлары һәм татарлар турында фәнни мәгълүматлар бирелде. Яшьләр Европада яшәүче халыкларның мәдәни кыйммәтләре, рухи хәзинәләре турында фикер алыштылар. Шулай ук тарихи-этнографик музейларга бару, борынгы һөнәрләр белән танышу һәм әлеге традицияләрне хәзерге көнгә кадәр дәвам итүче осталар белән очрашулар да бик күңелле узды”, диде Альбина Вәлиева.

Ул проек Еврокомиссиядә расланып, Евросоюз күләмендә башкарыла.  Проектта җиде ил катнашкан. 

Австрия татарлары тарафыннан ел дәвамында башкарылган милли эшләр турында “Австрия татарлары” оешмасы җитәкчесе урынбасары Энҗе Бәйрәмова җиткерде. Бу минутларда утырыш эшен дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*