tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Урумчида татар мәчетендә булды
Рөстәм Миңнеханов Урумчида татар мәчетендә булды

Рөстәм Миңнеханов Урумчида татар мәчетендә булды

Кытайга эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов 15 апрельдә Синьцзян-Уйгыр автономия районы үзәге Урумчи шәһәренең иң эре һәм иске мәчетләренең берсендә булды.

Урумчи – уйгырлар, татарлар, мөселманнарның традицион яшәү урыны ул. Татар мәчете Урумчида иң олы тарихлысы. Ул ХIX гасырда, 1897 елда татар диаспорасы акчаларына салынган. XX гасыр башында мәчет 3 мең квадрат метр мәйданны биләгән дини комплекска әйләнгән. Бу шәһәрдәге иң зур мәчетләрнең берсе, анда меңнән артык кеше сыя ала.

Бүген мәчеттә Рөстәм Миңнеханов Урумчида яшәүче татарлар белән очрашты. Аңа шәһәрдә ислам йолалары ничек саклануы һәм дәвам итүе турында сөйләделәр.

“Безгә монда булу, сезнең белән очрашу, бу мәчетне күрү зур шатлык, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Урумчи татарларына.

ТР Президенты матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*