tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәйхразиев: Фин татарлары татар театрлары һәм артистларның гастрольләр белән килүен сорый
Шәйхразиев: Фин татарлары татар театрлары һәм артистларның гастрольләр белән килүен сорый

Шәйхразиев: Фин татарлары татар театрлары һәм артистларның гастрольләр белән килүен сорый

Бүген Татарстанның премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Хельсинкидагы татар мәхәлләсе активы белән очрашуында Татарстан республикасындагы иҗат әһелләре белән фин татарлары арасындагы мәдәни багланышларны ныгыту мәсьәләсе каралган. “Фин татарлары мәхәлләсен 24 ел дәвамында җитәкләгән, бүгенге көндә абруйлы аксакал Окан Дахер узган гасырның сиксәненче елларында актив булган мондый элемтәләрне яңарту тәкъдимен җиткерде”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Васил Шәйхразиев.

Окан Дахер 2007-2008 елларда Татарстанның мәдәният әһелләре белән фин татарлары арасындагы үзара мәдәни хезмәттәшлекне искә алган һәм мисал итеп китергән: ул елларда Финляндиягә татар җырчыларының, татар театрларының гастрольләр белән еш килүен әйткән.

“Чыннан да, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән фин татарлары арасында очрашуларны ешайтырга кирәк. Чөнки биредә тамашачы бар, ул татарча белә, татар театрлары һәм концертларын күрергә тели”, – диде Шәйхразиев.

Ул фин татарларының бу тәкъдимнәре буенча Татарстан мәдәният министры белән сөйләшәчәген әйтте. “Коллективларны, мөмкинлекләрне барлап, дөрес карар кабул итәрбез дип ышанам”, – диде вице-премьер.

Үзара багланышларны ныгыту максатыннан, Васил Шәйхразиев быел октябрь аенда Татарстанда Финляндия татарларының зур делегациясе киләчәген, декабрьдә исә Татарстан делегациясенең Финляндиягә барачагын әйтте.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/13/163858/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*