tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар язучыларын – бөтен дөньяга!
Татар язучыларын – бөтен дөньяга!

Татар язучыларын – бөтен дөньяга!

14 февральдә 17 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри, ур. 14) татар язучыларыныж төрек телендә басылып чыккан “Fildişi Çakı” (Сөяк саплы пәке) дигән китабын тәкъдир итү кичәсе була.

Анкарадагы “Бәнгү” нәшрияты үзенең укучыларын татар язучылары әсәрләре белән даими таныштырып тора. Әле күптән түгел генә бу нәшрият балалар өчен “Сөяк саплы пәке” дигән китап бастырып чыгарды. Яңа гына табадан төшкән бу китапны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан тәкъдиме белән төрек-татар язучысы Фатих Кутлу тәрҗемә иткән.

Бу китапка Дәрҗия Аппакованың китапка исем биргән “Сөяк саплы пәке” һәм“Шыгырдавыклы башмаклар” дигән хикәясе кергән. Моннан кала 13 авторның хикәяләре дә сыйган әле бу яңа китапка. Алар арасында Госман Бакирның “Ана мәхәббәте” , “Артист”, Гали Рәхимнең “Елан мөгезе”, “Битлек”, Нәҗип Думавиның “Бер баланың көнлек дәфтәре” , Абдулла Алишның “Кем көчле?”, Фаил Шәфигуллинның “Сугышчан бурыч”, Фатих Әмирханның “Ул үксез бала шул”, Газиз Мөхәммәтшинның “ Бал чүлмәге, Җәвад Тәрҗемановның “Шуктуган”, Ләбибә Ихсанованың “Чүлмәк китекләре” һәм башка язучыларының хикәяләре бар.

Китапта татар укучыларына да аз таныш булган язучы Фәйзи Вәлиевның “Намаз” хикәясе төрек балаларын аеруча хисләндерер, мөгаен. Ул киң даирә укучыларына да кызыклы булыр әле. Бу әсәр психологик кичерешләр белән язылган. Фронта урыс офицеры бер кешенең бөтен дикъкатен биреп намаз укыганын күрә. Ул моны исе китеп, карап тора. Автор аеруча шул күренешне тетрәндергеч итеп бирә алган. Намаз укучы мөселман кешесенең балаларча самимелеге аны таңга калдырган. Дөньяда яшәүнең мәгънәсе сугыш, үтереш түгел. Аллаһыга табынып бәхетле була алуны күрсәтә алган язучы.

“Сөяк саплы пәке” китабы ялгыз гына түгел. Былтыр Анкарада Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир”, “Җомга көн, кич белән…” китабының дүртенче басмасы чыкты. Рабит Батулланың “Алып батыр маҗаралары”, “Тавышсыз курай” дигән китаплары да төрек балаларына кызыклы булачагына шик юк. Бары былтыр гына да Төркиядә Фатих Кутлу тәрҗемәсендә татар язучыларының әсәрләре биш китап булып басылды.

Татар балалары бүген Төркия язучыларының әсәрләре белән шактый таныш. Ә төрек балалары егерменче гасырда бездә иҗат иткән татар язучыларының әсәрләрен рәхәтләнеп укыганын белгәч, Татарстандагы балалар китапханәләрдән Төркиядә басылган күп китапларны табып укырлар әле. Бездәге язучыларның төрекчә басылган китаплары аша укып белүчеләр дә табылыр. Күпне белергә омтылган балалар өчен татарча, урысча, инглизча тел белү аз әле ул. Бездәге балалар төрекчә дә укып танышсалар, алар өчен дөнья нинди күңелле булачак бит!

Рәис Мөкатдисов, ТР язучылар берлеге сайты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*