tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТӨРЕКСОЙның яшьләр камера хоры Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән җыр башкарды
ТӨРЕКСОЙның яшьләр камера хоры Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән җыр башкарды

ТӨРЕКСОЙның яшьләр камера хоры Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән җыр башкарды

Әнкарәдә Азәрбайҗан, Кыргызстан, Казахстан, Төркия һәм Татарстанның  консерватория, югары уку йортлары музыка факультетларын һәм музыка академияләрен тәмамлаучылардан һәм әле белем алуын дәвам итүче студентлардан төзелгән ТӨРЕКСОЙның яшьләр камера хоры репетицияләр уздырды. Коллективта 32 башкаручы катнаша. Хормейстерлары Эльнара Керимова (Әзербәйҗан-Төркия) и Гөлмира Куттыбадамова (Казахстан).

22 июньдә хор үзенең беренче концертын куйды, ул Габдулла Тукай сүзләренә «Тәфтиләү» җырын башкару белән ачылды.

Бу хорны төзү турындагы карар Казанда былтыр ноябрь аенда узган ТӨРЕКСОЙ илләре мәдәният министрлары шурасы утырышында кабул ителгән иде. Июль ак башында хор Әнкарада үзенең беренче альбомын яздырачак. Соңыннан хор Германиядәге Магдебургта узачак II Ауропа Хор уеннарына әзерләнә башлаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*