tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркия тамашачысы төрки халыкларның классик музыка әсәрләре белән таныша
Төркия тамашачысы төрки халыкларның классик музыка әсәрләре белән таныша

Төркия тамашачысы төрки халыкларның классик музыка әсәрләре белән таныша

20-27 гыйнвар көннәрендә Казакъстанның Караганда симфоник оркестры Төркия тамашачысын төрки халыкларның хәзерге чор классик музыка әсәрләре белән таныштыра.

ТӨРКСОЙ оешмасы тарафыннан оештырылган концерт программасы Әнкарә, Бурса, Эскишәһир, Самсун, Орду, Трабзон шәһәрләре сәхнәләреннән тәкъдим ителә. Караганда симфоник оркестрының реперутарын иң танылган төрки дөнья композиторлары әсәрләре тәшкил итә. Алар арасында Татарстанның күренекле көй остасы Рөстәм Яхинның иҗат җимешләре дә бар. Караганда симфоник оркестрының “Төрки дөньяның классик шаһәсәрләре” дип аталган беренче концерты бүген Трабзон музыка сөючеләре каршында куела.

Рушания Алтай, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*