tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукайны үстергән Җаек төбәгеннәннән кунаклар Казанга килде
Тукайны үстергән Җаек төбәгеннәннән кунаклар Казанга килде

Тукайны үстергән Җаек төбәгеннәннән кунаклар Казанга килде

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның Казанга эш сәфәреннән соң тугандаш ил төбәкләре белән хезмәттәшлек киңәя. Узган шимбәдә бу илнең Татарстанга иң якын урнашкан өлкәсе делегациясе Татарстан башкласында булды. XX гасыр башында Габдулла Тукай  белем алган һәм  чын шагыйрь булып өлергән Җаек (хәзерге Уральск) вәкилләре Татарстанга  килде.

30 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш Казахстан өлкәсе Хакиме Алтай Кульгин җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казахстан төбәкләренең берсе –  Көнбатыш Казахстан өлкәсе Татарстанга иң якыны.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, төбәкара мөнәсәбәтләр үсешенә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр уңай йогынты ясый.

Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаевка Татарстан белән хезмәттәшлеккә игътибары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.  «Казахстан республикабызга бик яхшы мөнәсәбәттә. Безнең телебез, динебез һәм йолаларыбыз уртак. Моннан тыш, Казахстан территориясендә зур татар диаспорасы яши. Болар бар да безнең багланышларны ныгытырга тиеш», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Алтай Кульгинов билгеләп үткәнчә, Көнбатыш Казахстан өлкәсе делегациясе составына төбәкнең алдынгы компанияләре вәкилләре кергән.

Очрашу барышында яклар киләчәк хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән туризм, АСК, үзара азык-төлек продуктлары китереп тору һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*