tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Висагинас Сабан туе Литваның матди булмаган мәдәни мирасы итеп танылды
Висагинас Сабан туе Литваның матди булмаган мәдәни мирасы итеп танылды

Висагинас Сабан туе Литваның матди булмаган мәдәни мирасы итеп танылды

15 март көнне Вильнюс ратушасында 2018 елда “Литваның матди булмаган мәдәни мирасы” исемлегенә кертелгән объектларны, аларны саклаучыларны, заявка әзерләүчеләрне тәкъдим итү тантанасы булды. Болар арасында Висагинас татарларының Сабан туе бәйрәме дә бар. Милли традицияләрне, йолаларны, мәдәни мирас үрнәкләрен саклаучыларны Мәдәният министры Миндугас Кветкаускас сәламләде. Аларга танылган мәдәният, җәмәгать, спорт эшлеклеләре сертификатлар тапшырды.

Висагинас татарлары Сабан туен “Литваның матди булмаган мәдәни мирасы” исемлегенә кертү тәкъдиме белән Висагинас мәдәният үзәге һәм Висагинас татар җәмгыяте чыкты.

Кирәкле мәгълүматне туплау, теркәү белән Висагинас мәдәният үзәге урынбасары Виолета Абарене һәм Висагинас татар җәмгыяте рәисе Зилә Кәримова шөгыльләнде. Ә теркәлү турында сертификатны танылган философ, рәссам Арунас Гелунас тапшырды.

Хәзерге вакытта “Литваның матди булмаган мәдәни мирасы” исемлегенә 22 объект кертелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*