tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хатыйп Миңнегулов галимнәрне тел, милли мәгариф өчен көрәшергә чакырды
Хатыйп Миңнегулов галимнәрне тел, милли мәгариф өчен көрәшергә чакырды

Хатыйп Миңнегулов галимнәрне тел, милли мәгариф өчен көрәшергә чакырды

Хатыйп Миңнегулов язучыларны, галимнәрне татар теле, милли мәгариф өчен көрәшергә чакырды. Галимнәргә һәм язучыларга ул “Хәзерге чорда милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар” түгәрәк өстәлендә мөрәҗәгать итте. Чара Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 80 еллыгына багышланган иде.

“Туфан Миңнуллин дигән бөек драматургыбыз сүзләре: “Кем татар телендә язмый, мин аны татар язучысы итеп санамыйм”. Әлбәттә, бу бәхәсле, ләкин асылда ул хаклы. Рус телендә язучыларны акларга тырышабыз. Шундый вазгыять китереп чыгардылар да, без шуны акларга, кирәкмәгән вазгыятьне дәвам итәргә мәҗбүр. Татарларда “Дөнья куласа, бер әйләнә дә, бер баса дигән сүзләр бар. Тел, милли мәгариф өчен без, язучылар, галимнәр көрәшергә тиеш!”, – диде галим.

“Татар теле һәм әдәбияты белән булган вазгыятьне мин трагик вазгыять дип атар идем. Бу трагик вазгыять: татар теленең, әдәбиятының югалуы, татарларның өчтән бере татар телен белмәве. Бу татар милли мәктәпләрнең булмавы, туган телдә белем бирү мөмкинлеге булмау белән бәйле. Татар әдәбияты милли мәктәпләр булмаганга рус теленә күчәргә мәҗбүр”, – диде галим.

Түгәрәк өстәлгә Мәскәүдән, Якутсктан, Удмуртиядән, Марий Элдан, Чувашиядән, Казахстаннан һәм Әзербайҗаннан галимнәр, язучылар, тел һәм әдәбият белгечләре җыелган иде.

Айгөл Шәйхлисламова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*