tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәер-дога барысын да узар
Хәер-дога барысын да узар

Хәер-дога барысын да узар

Өлкәннәр ункөнлегендә  Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов районыбызның иң өлкән кешесе   –  Оетта яшәүче 101 яшьлек Хәкимә Әхмәтгалим кызы Закирова янында булып, йөзъяшәрнең тормышы, хәл-әхвәле  белән танышты.  «Күземне ачтыгыз, Аллаһының мең рәхмәте яусын, минем рәхмәтләрем белән рәхәтләрдә яшәгез. Сезнең миңа кылган изгелекләрегезгә каршы  ат бирсәм – узар, арба бирсәм – тузар, хәер-дога бирсәм – ул барысын да узар», – дип  Хәкимә әби район җитәкчесенә кат-кат рәхмәтен белдерде

Акъәбинең ихластан укылган хәер-догасы  һәркем өчен дә   бик  кыйммәт.  «101 яшьтә булсам да, гомернең узганын сизмәдем.  Бик авырлыклар күрсәм дә, озак яшәдем, Аллаһ яшьли дөнья куйган дүрт балам өчен дә яшәтәдер дип уйлыйм.  Ачлыкка түзә алмыйча ашаган кычыткан, алабута, кузгалакларның да шифасы булгандыр инде. Күргән нужаларыма йөрәгем ничекләр чыдагандыр, дим.  Авыз тутырып «Әни» дип әйтергә тилмердем. Эх, әнием булса иде минем дә, дип өзгәләнеп елаганнарым бүген дә исемнән  чыкмый.   Мин туып, өч көннән әнием вафат булган, мине тәтәм – әниемнең сеңлесе үстерде. Кагып-сукмасалар да әнине  беркем дә алыштыра алмый», -дип  сыкранып искә ала Хәкимә әби.  Күз тимәсен, Хәкимә әбинең алты кызының  бүген дә авыз тутырып  «Әни» дип әйтер кешеләре бар.  Ул көнне дә янында өч кызы – бергә яшәүче Хәбирәсе, Теләчедә яшәүче Әлфинуры,  Оетта яшәүче Гөлфирәсе бар иде.

«Үзем  тиздән 80 яшьне тутырсам да, әнием исән-сау булуына сөенеп бетә алмыйм. Үземне бик бәхетле саныйм. Һаман да  бала бит, төнлә уянып та әнидән сорыйсы әйберләремне барлап ятам», – ди иң олы кызы Гөлфирә апа. Ана кешенең күңел түре киң – җылысы дә, рәхмәте дә, догасы да һәркемгә җитәрлек. Йөзъяшәр әби шулай ук үзен Өлкәннәр көне белән тәбрикләгән   “Туган як» җәмгыяте җитәкчесе Илфат Мөхәммәтовка, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗинга,  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы  Алмаз Гариповка да  чиксез рәхмәтләрен әйтте.  «Аллаһ барыгызны да мине зурлаганнан да артыграк итеп зурласын, иң зур теләгем шул сезгә», – диде һәрбер сүзен тормышта гыйбарә итеп кулланырлык  Хәкимә әби.

 Фәридә Вилданова.

Автор фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*