tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 3 авыру баланы дәвалауга акча җыелып бетте! Әмма хәйрия акциясе дәвам итә
3 авыру баланы дәвалауга акча җыелып бетте! Әмма хәйрия акциясе дәвам итә

3 авыру баланы дәвалауга акча җыелып бетте! Әмма хәйрия акциясе дәвам итә

Изге Рамазан ае тәмамланырга тагын бер атна вакыт бар, ә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия акциясе кысаларында өч авыру баланы дәвалауга акча инде җыелып та бетте. Сәдака һәм зәкят, шулай ук 7715 номерына җибәрелгән игелекле смс-лар рәвешендә килеп ирешкән хәер акчасы хисабына 3 сабыйга – 13 яшьлек Карина Рахманкулова, 9 яшьлек Даниэль Хәнипов, 13 яшьлек Валентин Егоровка тернәкләнү курслары узу мөмкинлеге бирелде.

Әлеге балалар кечкенәдән куркыныч диагнозлардан интегә. Язмыш сынавына карамастан, алар сәламәтлекләре өчен кыюларча көрәшә. Матди хәлләре авыр булганлыктан, сабыйларның әти-әниләре мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итте. Балаларны дәвалауга барлыгы 404 мең сум акча җыярга кирәк иде. Халыкның акциядә актив катнашуы һәм мөселман өммәте тарафыннан күрсәтелгән бердәмлек нәтиҗәсендә, матди ярдәм хәтта кирәгеннән артык күләмдә килеп иреште. Нәтиҗәдә, барлыгы 600 мең сумга якын акча җыелды. Шуңа күрә ярдәм Карина, Даниэль һәм Валентинга гына түгел, нәзарәтнең “Зәкят” фонды карамагындагы тагын ике бала – ДЦП диагнозлы 16 яшьлек Әлфия Борһанова белән психик, сөйләм үсешендәге тоткарлыклардан интегүче 5 яшьлек Ангелина Вавиловага да күрсәтелде. Әлеге 5 сабыйга реабилитация курсы узу өчен җыелган акча тиз арада махсуслашкан медицина үзәкләренә күчереләчәк.

Рамазан аеның соңгы атнасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясен дәвам итәргә булды һәм тагын ике авыру сабыйны дәвалауга акча җыю игълан итте.

Таныш булыгыз – Аяз Хәсәншин. Аңа 6 яшь. Сабыйның үсешендә аутистик спектрдагы тайпылышлар күзәтелә. Малай кешеләр белән аралашуда кыенлыклар кичерә, каты тавышны авыр күтәрә. Аязның әнисе Гөлнара ханым бөтен көчен һәм вакытын баланы сәламәтләндерүгә юнәлтә. Булган күнекмәләрне ныгыту һәм яңаларын үзләштерү максатыннан, балага чираттагы тернәкләнү курсын үтәргә кирәк. Бер курсның бәясе – 79 мең 200 сум.

Тагын бер героебыз – 12 яшьлек Саша Комаров. Ул игезәк сыңарның берсе. Җитлекмичә туганлыктан, Сашага ДЦП диагнозы куела һәм 1 яшендә үк инвалидлык бирелә. Табиблар әйтүенчә, тернәкләндерү курсларына йөртеп, сабыйга ярдәм итәргә була. Әмма бу курслар, нигездә, түләүле. Чираттагысының бәясе – 56 мең 400 сум.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Изге Рамазан-шәриф ае дәвам итә, безнең исә Аяз белән Сашага могҗиза бүләк итү мөмкинлегебез бар. Ярдәм итү өчен, KAZAN сүзен язып, буш ара калдырып һәм күчерергә теләгән сумманы (50 сумнан башлап) күрсәтеп, 3116 номерына SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Акчаны шулай ук 5469 6200 1978 0699 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин (Мәрданов Булат Раифович картасы). Матди ярдәмне, түләү исемен (баланың фамилиясен һәм исемен) күрсәтеп, «Зәкят» хәйрия фондының исәп-хисап счетына күчерергә була. Өстәмә мәгълүматны фондка (843) 225-33-22 номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин.

Бер хәдистә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребездән ﷺ «Нинди сәдака иң яхшысы?» – дип сорагач, ул: «Рамазан аенда бирелгән сәдака», – дип җавап биргән. Изге Рамазан аенда игелек кылып өлгерегез: Рамазан – изге гамәлләр ае!

Акча күчерү өчен реквизитлар:
БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЗАКЯТ»
ИНН 1655068682, КПП 165501001, ОГРН 1091600003153.
р/с 40703810400020000071 в ОАО “Ак Барс” Банк в г. Казани,
к/с 30101810000000000805, БИК 049205805.
Юридический адрес:420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6
Адрес: 420111г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*