tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле районында танылган хәйрияче Сара Вәлиуллинага багышланган музей ачылды
Чүпрәле районында танылган хәйрияче Сара Вәлиуллинага багышланган музей ачылды

Чүпрәле районында танылган хәйрияче Сара Вәлиуллинага багышланган музей ачылды

Татарстанның Чүпрәле районы китапханәсендә Яңа Ишле авылыннан хезмәт ветераны , тугыз бала анасы Сара апа Вәлиуллинага багышланган музей бүлмәсен ачу тантанасы булды. Музей киштәләрендә инде мәрхүм булган Сара апаның бик күп шәхси әйберләре, ул укыган Коръән китаплары, тәсбихлар куелган.

Музейның түр башына ук 14 буынны күрсәткән нәсел шәҗәрәсе урнаштырылган. Сара апа лаеклы ялда булса да, еллар буе пенсиясен жыйнап, авылны икегә бүлеп агучы инеш аша күпер салдыра. Гомер итү дәверендә ул бик күп изге гамәлләр кыла, хәйриячелек белән шөгыльләнә. 2013 нче елда аңа «Ел хәйриячесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Сара апага әлеге дипломны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган иде. Сара апаның ире Гомәр абый белән үстергән балалары бүген республиканың төрле почмакларында яшиләр. Берничәсе бүгенге чарага да кайткан иде. Алар әниләре турында истәлек-хәтирәләре белән уртаклаштылар. Музейга әниләренең тагын берничә шәхси әйберләрен бүләк иттеләр.

Рамис Сафин 

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*