tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиягә – Татарстан күчтәнәче
Удмуртиягә – Татарстан күчтәнәче

Удмуртиягә – Татарстан күчтәнәче

Быел май ае безнең өчен зур яңалыктан башланды. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы регионнарда телебезне, сәнгатебезне, мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш кертүче милли-мәдәни автономияләргә ярдәм йөзеннән грант бирү өчен милли проектларга бәйге игълан иткән иде. 3 номинациядә уздырылган әлеге бәйгедә Республикабзының милли-мәдәни автономиясе дә катнашып, 7 проект тәкъдим итте. Шуларның икесе – “Яңарыш” газетасы әзерләгән “Хәерле иртә” тапшыруы һәм Удмуртия Республикасының социаль педогогия көллияте укытучысы Вәсилә Хәкимова җитәкчелегендәге “Этнокультуралы лагерь” проектлары җиңү яулады.

“Хәерле иртә” тапшыруы милләттәшләребезгә яхшы таныш. “Яңарыш” канаты астында туган әлеге тапшыру 2003 елның 8 апреленнән бирле чыгып килә. Быел аңа төгәл ун ел. Шул дәвер эчендә тапшыруга төрле үзгәрешләр кичерергә, авырлыклар белән очрашырга туры килде. Әлеге милли проектны саклап калу өчен күп көч куелды. Тик соңгы елда тапшыруның вакыты кыскару тамашачыларда зур канәгатьсезлек уяткан иде. “Минем Удмуртия” телеканалы җитәкчеләре тапшыруның вакытын кайтару өчен, аның форматын тулысынча үзгәртергә кирәк дигән шарт куйдылар. Моңа кадәр матди мөмкинлекләр булмавы әлеге эшне туктатып торырга мәҗбүр итте. “Бәйгедә катнашып, грант алуыбыз – бик зур шатлык. Татарстан Республикасының рухи ярдәмен һәрвакыт тоеп яшибез. Инде рухи Ватаныбыздан матди ярдәм дә килү безгә эшләргә, яңа үрләр яуларга зур этәргеч бирә. Без әлеге бәйгене оештыручыларга, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгына бик рәхмәтле. Хәзер без тапшыруны үзгәртә һәм аның вакытын кире кайтаруны таләп итә алабыз ”, – диде “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова.

Грант акчасына ике милли костюм, өр-яңа видео­камера, микрофоннар сатып алынды. Шулай ук тапшыруның бизәлеше дә үзгәртеләчәк. “ Тапшыруны әзерләргә мөмкинлекләр булдырылды. Яңа видеокамера булгач, “Хәерле иртә” тапшыруының сыйфаты да яхшырыр дип өметләнәбез”, – диде милли-мәдәни автономия җитәкчесе Равил Шәрифуллин.

Эльвира Хуҗина, “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*