tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфадагы “Кызыл таң” газетасына Татарстаннан бүләккә микроавтобус
Уфадагы “Кызыл таң” газетасына Татарстаннан бүләккә микроавтобус

Уфадагы “Кызыл таң” газетасына Татарстаннан бүләккә микроавтобус

Шушы көннәрдә Казаннан Уфага бүләк микроавтобус китте. Форд транзит маркалы бу машина Башкортстанда нәшер ителүче бай тарихлы “Кызыл таң” газетасына дип тәгаенләнгән. Ул татар телендә чыгып килә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Башкортстандагы татар оешмалары белән эшләүче хезмәткәр Илнар Гарифуллин белдерүенчә, редакция Татарстан Республикасы Президенты исеменә мөрәҗәгать иткән булган. Уңай карарны тормышка ашыру эшләрен Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты башкарган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*