tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә сабыйларны сөендерделәр
Ульяновск шәһәрендә сабыйларны сөендерделәр

Ульяновск шәһәрендә сабыйларны сөендерделәр

Ульяновск өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге ел саен 1 июнь- халыкара балаларны яклау көнендә ятим һәм инвалид балалар тәрбияләнүче интернатларга, сабыйлар йортларына барып, аларны бәйрәм белән котлап бүләкләр тараталар. Быелгы шартларда да, алар сабыйларны игътибарсыз калдырмады. Шәһәрнең 40 ка якын ятим малай һәм кыз тәрбияләнүче “Гнездышко” балалар йортына килделәр.

Сиксән елга якын билгеләп үтелүче бүгенге бәйрәм быел беренче тапкыр гадәти булмаган шартларда уза. Килүче кунаклар да, башка еллардагыча әлләни күп түгел, балалар да, өлкәннәр дә барысы да битлектән. Биредә 40 ка якын ятим бала тәрбияләнә. Шунысы сөенечле, алар арасында татар милләтеннән булган бер генә бала да юк.

 

Район җитәкчелеге белән татар автономиясе сабыйларга туңдырмалар белән төрледән-төрле тәм-томнар, җиләк-җимешләр китерсә, Казанның Каюм Насыйри исемендәге мәдәни-мәгърифәт үзәгенең Ульяновскидагы бүлекчәсе аларга рухи бүләк-китаплар таратты.

“Татарстан- Яңа гасыр” каналының Ульяновскидагы филиалы да балалар янына буш кул белән бармады. Без аларга Федераль татар автономиясе аша алынган рус һәм татар телендәге “Курчак театры” дигән өстәл уеннарын бүләк иттек. Димәк, биредә яшәүче башка милләт балалары да татар халык әкиятләре, “Шүрәле” һәм “Су анасы” белән якыннан таныша алачак.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*