tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Умырзая”лылар Татарстан Президенты бүләген Омскида каршы алдылар
“Умырзая”лылар Татарстан Президенты бүләген Омскида каршы алдылар

“Умырзая”лылар Татарстан Президенты бүләген Омскида каршы алдылар

Мартта 25 еллык юбилеен бәйрәм иткән “Умырзая” татар-башкорт ансамбленә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автобус бүләк иткән иде. Бу турыда бәйрәм кичәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев әйтеп шатландырган иде.

Инде шушы көннәрдә кадерле бүләк иясенә Омски шәһәренә килеп җитте. “Умырзая”лылар аны каршы алуны тантана итеп оештырдылар.

“Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле 1989 елда Ләлә Алимова һәм Фәрит Юмачиков тырышлыгы белән оештырыла. 25 ел дәвамында ансамбль Омски өлкәсенең бар татар авылларында кат-кат чыгышлар ясады. Үзешчән артистлар Казан, Новосибирск, Томск, Казахстан шәһәрләренә гастрольләргә бардылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*