tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ятимнәргә бүләк
Ятимнәргә бүләк

Ятимнәргә бүләк

Туган көн – һəр бала өчен көтеп алган тылсымлы, сюрпризлы, матур бəйрəм. Бу көнне искиткеч бүлəклəргə, тəм-томнарга ия буласың, яшьтəшлəрең белəн кунакларның игътибар үзəгендə торасың.

Равилə һəм Камил Яруллиннар, Абдулхай Юсиповның (фотода) бүтəн рбишчалылар ярдəме белəн безнең үзəктə “Именины – могҗизалы бəйрəм” дигəн шатлыклы чара үткəрүлəре матур традициягə əйлəнде һəм аны балалар һəрвакыт түземсезлек белəн көтəлəр.

Ə быел аларга «Яшəргə” хəйрия фонды да кушылды, димəк, үзəкнең тагын бер игелекле дусты барлыкка килде. Бəйрəм бу көнне күңелле, якты һəм яңгыравыклы булды. Балаларга конкурсларда, төрле мавыктыргыч уеннарда катнашу, тəм-томнар белəн чəй эчү һəм җилəк-җимештəн авыз итү мөмкинлеге тудырылган иде. Чараның кунагы булган клоун алар белəн күңелле уеннар уйнады, биеде, төсле шарлар бүлəк итте.

Туган көн бүлəклəрсез булмый, билгеле, бу көнне дə тантана сəбəпчелəренə истəлекле бүлəклəр тапшырылды. Əти-əни назыннан мəхрүм ителгəн һəм дəүлəт карамагында булган балаларга шатлык, бəхет һəм яхшы кəеф бүлəк иткəннəре, тулаем безнең үзəккə битараф булмаганнары өчен даими ярдəмчелəребезгə зур рəхмəт белдерəбез. Шушы изге гамəлегез белəн сез хəйриячелек үсешенə бəялəп бетергесез өлеш кертəсез һəм, һичшиксез, ата-ана тəрбиясеннəн мəхрүм калган балалар күңеленə сизелерлек җылы өстисез. Сезгə исəнлек-саулык, иминлек һəм тормышыгызда күбрəк җылылык телибез.

Светлана СМИРНОВА,

Кызыл Октябрь районының балигъ булмаганнар өчен

социаль-тернәкләндерү үзəгенең көндезге бүлек мөдире. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*