tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХМАО-Югра һәм ЯНАО округларыннан килгән балалар Тубылда булдылар
ХМАО-Югра һәм ЯНАО округларыннан килгән балалар Тубылда булдылар

ХМАО-Югра һәм ЯНАО округларыннан килгән балалар Тубылда булдылар

Россия күләмендә үткәрелгән  “Сәнгатьләр төне” акциясе кысаларында   Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә  экскурсияләр узды.

IMG_3202[1]Мәдәният үзәгенең этнография кабинетында “Себер татарларының көндәлек  тормышы” темасына тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Тычинских  чарага килүчеләр әһәмиятенә экскурсия оештырды. Ул  себер татарларының яшәеше, мәдәнияте, мәгарифе, күренекле шәхесләре турында кыскача мәгълүмат бирде.

Бу көн мәдәният үзәге  Когалым шәһәреннән килгән балаларга интерактив программа тәкъдим итте. Себер татар мәдәният үзәге хезмәткәре Алсу  Симонова себер татар баурсакларын әзерләү өчен камыр басып, кисеп, майда кыздырып та күрсәтте. Балаларга үзләренә  дә  баурсакларны эшләп, Алсу апалары ярдәмендә кыздырып карарга мөмкинчелек булды. Кунакчыл үзәк хезмәткәрләре ерактан килгән яшь туристларны чәй һәм милли ризыклар белән сыйладылар.

Балалар кызыксынып балчыктан сыннар әвәләүче оста Нүрия Маметованың көнкүреш предметлар ясаганын карадылар. Оста эшләгән  иҗат эшләре  белән кунакларны таныштырды. Балалар гончар түгәрәгендә үзләре дә төрле савытлар ясадылар.

IMG_3200[1]Ветеран  укытучы Гөлфания Карымова бисердан эшләнгән күргәзмәсен карарга чакырды. Ул: ”Соңгы елларны бисер декоратив –кулланма сәнгатьтә  югары урынны алды. Сәйлән үрү белән олысы-кечесе кызыксына. Мондый матур әйберләр эшләргә теләүчеләр  тырыш һәм оста булырга тиешләр,” – дип сөйләде. Гөлфания апаның күргәзмәсе төрле яшьтәге балаларны кызыксындырды. Алар беләзек, муенсалар һәм башка төрле сувенирлар истәлеккә алдылар.

Себер татарларының милли орнаментларын чигеп күннән эшләнгән әйберләр татар халык сәнгатенең бер төре. Үз куллары белән эшләнгән милли орнаментлы күн итекләр, сумкалар, сарауцлар, кәләпүш һәм калфакларны туристларның  әһәмиятенә Шәйдулла Хәмидуллин тәкъдим итте. Төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган оста Төмән өлкә Губернаторы Владимир Якушев, ХМАО Губернаторы Наталья Комарованың кулыннан алган Дипломнарын да кунакларга күрсәтте. Когалым, Пурпе шәһәрләреннән килгән укучылар остага күп сораулар бирделәр. Монда  кәләпүш  киеп фотога төшүчеләр  күп булды.

Икенче көнне туристлар өчен әзерләнгән  программа Пурпе шәһәреннән килгән укучылар әһәмиятенә тәкъдим ителде. Бу көннәрдә халкыбызның күңел көзгесе булган традицияләребез белән төрле милләт балалары танышты. Укытучылар бу бәйрәмне оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*