tatruen
Баш бит / Яңалыклар / И газиз телем минем…
И газиз телем минем…

И газиз телем минем…

Күңелендә бераз булса да милли хис яшәгән кеше бер елдан артык инде борчулы халәттә яши. Бигрәк тә туган тел укытучылары. Башка туган телләрне укытучылар да тыныч түгелдер, ә без, татар теле укытучылары, үзебезне вулкан өстендә утырган кебек хис итәбез. Барчабызга мәгълүм вакыйгаларны яхшыга юрарга тырышып уздырсак та, ахыры бик үк сөенечле бетмәде. Алга таба да, кем ничектер, мин үзем оптимистик рух өчен әллә ни сәбәп күрмим.

Милләтебезне ят күрмик

Узган гасыр башында Бөек Тукай язган “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!” дигән сүзләргә ышанып, башкалар да шулай уйлыйдыр, киләчәктә дә шулай булыр дип, чын күңелдән өметләнеп ялгышканмын, ахры. Әнә “барыбызны да тигез яратучы” хөкемдарыбыз, туган телне белсәң ярый, белмәсәң ярый дигән фәрман чыгаруга, “үземезнең татарымыз” баласына телебезне өйрәтмәс өчен, мәктәп директоры бусагасын таптый. Кайберләре “ипилек-тозлык белсә ярар әйдә” дип, эткә сөяк ыргыткандай, рус телле балалар төркемендә калдырырга рөхсәт бирә.

Әлеге вәзгыятьтә һәрберсенең үзенең аңлатмасы бар. Әби-бабайлар: “Үзебез татар мәктәбендә укып, шәһәргә килгәч, армиягә баргач, эшкә урнашкач, русча сөйләшә алмыйча бик чиләндек. Рус телен әйбәт белсен”, — дип акланса, бүгенге әти-әниләр өчен, шушы фикердәге әби-бабай тарафыннан тәрбияләнеп үскәнгә күрә, туган тел, милләт кебек төшенчәләр ятрак та кебек. Аларны тагын яшьлек белән, моңа рухи яктан әзер булмаулары белән аңлатып буладыр, бәлки.

Рәсәйдә яшәгәч, әлбәттә, рус телен белү кирәк. Бу турыда беркемнең дә бәхәсләшергә исәбе юк. Хәтта белми калырга теләсәң дә, бу мөмкин хәл түгел. Ник дисәң, хәзер тулысынча рус телле мохиттә яшибез бит: телевизорны ачсаң, йөзләгән рус телле канал, интернетка керсәң, социаль челтәрләрдә аралашу русча гына диярлек. Урамга чыксаң, күз русча язылган реклама күрә, колагыбыз бары тик русча сүз генә ишетә; кая гына килеп кермә, татарча сорасаң, сиңа сәерсенеп карыйлар. Аңласалар да, русча җавап кайтаралар. Бу бигрәк тә безнең Әгерҗедә нык сизелә. Әгәр элмә такталарда Татарстан Республикасы дигән сүзне күрмәсәң, үзеңнең кайда икәнеңне дә аңламаска мөмкин. Быелгы шәһәр юбилеенда катнашканнан соң, республикадагы милли мәсьәләләр өчен җаваплы мөхтәрәм Казан кунагы ни дип киткәндер, ә туган телләрендә бер сүз көтеп, зар-интизар булып утырган күп кенә шәһәрдәшләребезнең ул көнне күңеле бик боекты. Ярый әле яңгырдан соң үрчегән гөмбәләр кебек ишәйгән татар җырчылары бар. Алар килеп, бераз татар телле шәһәрдәшләребезнең күңелен күреп китә. Анда да ике нәрсә күңелгә тия. Беренчесе — анда яшьләрнең бөтенләй диярлек булмавы, икенчесе — сәхнәдә сикергәләп йөргән яшь-җилкенчәк куша дип, өч-дүрт төстәге чәчен тузгытып, куллар болгап утыручы олы яшьтәге апаларыбыз. “Намазлык өстендә генә утырыйк”, — дип әйтмим. Моңа да эчке хәзерлек кирәк. Туган көннәренә фәлән меңлек бүләкләр алып биргәнче, оныкларын шушы концертларга йөртсәләр, файдалырак булыр иде, мөгаен. Кайбер концертларда, җыр көенә биеп торган берничә баланы күреп, күңел сөенә. Оныклары белән, вата-җимерә, русча сөйләшкән әби-бабайлар турында күп әйтелде инде, файдасы гына сизелми. Татарча китап уку, газета-журнал алдыруга килсәк тә, өлкәннәр үрнәге бер дә артык булмас иде. Өйдә уку культы булмаса, бала-чага китап тотарга ашыкмый инде ул. Ә китап сөймәгән бала-оныклардан белемле, зыялы шәхес тәрбияләүне мәктәптән генә көтү- зур хата.

Ана теле авырый

Укучыларга туган телне белүнең әһәмиятен аңлатырга тырышып, гел әйтә торган берничә җөмләм бар. “Кеше хайваннан шуның белән аерыла: ул ашау-эчү кебек биологик хаҗәтләр үтәү белән генә яши алмый. Аның рухи дөньясы бар. Ә рухи дөнья, үз чиратында, кешенең уйлый белү сәләте аша кергән төшенчәләрне үз эченә ала. Шуларның иң изгеләре — ата-ана хакы, туган ил, туган тел төшенчәсе. Әгәр туган телемне белмәсәм дә ярый дип уйлыйсың икән, әкренләп ата-анаңны да оныту берни тормас, туган ил дигә­не дә буш сүзгә әйләнер”, — дим. Ә татар телен үзлегеннән өйрәнүче, беренчеләрдән булып аны яклап чыгучы япон егете Юто Хишиямакебек гади дә, үтемле дә итеп тагын кем әйтә алыр икән!? «Рус теле уңайлырак. Татар теле нигә кирәк?» — дип әйтү — хастаханәдә яткан үз әниеңә, «Үги әни исән һәм бай. Ул миңа бик күп мөмкинлек бирә. Син мине тудырдың һәм үстердең, ләкин миңа бернәрсә дә бирмисең. Син инде миңа кирәкмисең», — дип әйтүгә тиң. Туган телнең кадерен белергә кирәк. Аны башка тел белән алыштырырга ярамый. Аны саклау һәм үстерү өчен нишләргә кирәк икәнен уйлап, үзеңнән башларга кирәк. Татар теленең киләчәге — татарларның үзләреннән тора. Мин дә, татар телен яратып өйрәнүче буларак, аның киләчәгенә аз булса да өлеш кертәсем килә. Ана телең авырый. Аны яратмаучылар юрганын тартып алырга җыена. Син аны карап кына торасыңмы?”- ди ул. Күп кенә милләттәшләребез, бу сүзләрне укыгач, бәлки, уйланып калгандыр дип өметләнәсе килә.

Дөрес, үзара сөйләшкәндә, туган телне белүнең кирәклеген аңлаганга ошаганнар күп-күбен. Бер ел буе социаль челтәрләрдә барган бәхәсләрдән Интернет ничек “кыз­ды”? Кем ничек булдыра ала, шулай яклады. Уянып киткәндәй булды татар. Тик күбебез комментарий язып, һич булмаса, лайк куеп утырудан уза алмадык. Туган телне белергә кирәк диючеләрне – татар теле белгечләрен, язучыларны, театр әһелләрен, китапханәчеләрне, татарча җырлап, акча эшләүче җырчыларны, татар матбугаты вәкилләрен, татар китабын басучы нәшерләрне, югары уку йортларының татар теле факультетында укып чыккан кешеләрне һәм бүгенге көндә укучыларны, туган теленә битараф булмаган милләттәшләребезне генә бергә кушсак та, никадәр зур милли армия булыр иде, югыйсә. Тик нигәдер Казаныбызда телне яклап оештырылган митингларда халык бармак белән генә санарлык булды.

Аннары безнең халыкның тагын бер үзенчәлеге бар — өстәгеләрнең сүзен-нән чыкмау. Коллык психологиясенең бер чагылышыдыр инде ул. Башкача уйласа да, астан гына үзенекен эшләргә тырышса да, кычкырып әйтүчеләр сирәк. Чиновникның сүзен Коръән сурәседәй ятлап, ул кушканча эшлибез. Тик, кызганыч, чиновникларыбызның миллилеге юк чамасында. Туфан абый Миңнуллин әйтмешли, “чиновникның милләте юк”. Бик миллиләнә башласа, өскә таба үрмәләве авыррак чөнки. Ул шуннан курка. Бераз карьера ясый алса, күбесе туган телен бөтенләй оныта. “Ярый әле әти-әнием русча укыткан, шуның аркасында гына кеше булдым, бу “үрләргә” ирешә алдым”, — дип уйлый. Күрәсең, кеше итәрдәй башка сыйфатлары булмагандыр. Андый чиновниктан яклау өмет итүләре дә ай-һай авыр. Шулай булмаса, кайберәүләр, бернидән курыкмыйча, “Төкерәм мин синең туган телеңә!” — дип утырмас иде.

Уртак малны эт җыймас

Милли хәрәкәт диюгә, нигәдер, һаман шул берничә активист һәм калфак яки түбәтәй кигән бер төркем өлкән яшьтәгеләр күз алдына килеп баса. Ил тоткасы булырдай ир-атлар, эшлекле ханымнар нигәдер мондый “вак” мәсьәлә белән шөгыльләнү түгел, хәтта теләктәшлек белдерерүне дә кирәк дип тапмыйлар. Югыйсә, аларның сүзе үтемлерәк булуы, андыйлар артыннан башкаларның да теләбрәк барачагы көн кебек ачык та бит. Татар конгрессының җирле бүлекләре, “Ак калфак” кебек милләт мәнфәгатен кайгыртырга тиешле иҗтимагый оешма җитәкчеләренең җәмәгать тәртибендә генә (бушка) эшләве аларның эше хакимияткә ни дәрәҗәдә генә кирәклеген күрсәтә дә инде.
Укытучы буларак, тагын күңелне рәнҗеткән бернәрсә бар. Күп кенә ата-аналар: «Туган телне мәктәпкә баргач өйрәнерләр әле”, — дип уйлыйлар. Юк, хөрмәтлеләрем, туган телне бала гаиләдә өйрәнергә тиеш. Шуңа да “әткәм-әнкәмнең теле!” ул. Ә без, укытучылар, аны фән буларак өйрәтергә тиеш. Татар теле алай җиңел генә өйрәнә торган примитив тел түгел. Ул – күп гасырлардан килеп шомарган, бай тел. Аны бары тик җанлы сөйләмдә генә бөтен нечкәлекләре белән өйрәнергә мөмкин. Безнең бурыч – татар балалары үз телен өйдә, урамда гына түгел, теләсә кайсы тармакта да дөрес куллана алырлык итеп өйрәтү. Тик без кадерле вакытыбызны ипилек-тозлык булса да туган телдә сөйләшергә өйрәтү өчен сарыф итәбез. Җитмәсә әле, әти-әниләр: “Татар теленнән дә “3” яки “2” ле булгач!” — дип үпкәлиләр. Алайга калса, татар авылында татарча сөйләшеп яшәгән бөтен кешегә “5”ле куелыр иде.

Тел укыту мәсьәләсендә “Уйнап өйрәтергә кирәк” дигән фикер белән дә килешеп бетмим. Уйнарга була ул күпмедер. Бәлки, ипилек-тозлык өйрәтеп тә булыр. Тик укуның хезмәт икәнен онытмасак иде. Бигрәк тә туган тел буларак өйрәнүче балалар уйнап кына фән буларак өйрәнә алмаячак. Юкка гына уку-энә белән кое казу, димәгәннәр инде. Кайбер акыллы башлар бик җайлы гына, укытучыны гаепләп, методиканы хурлап, ничек укытырга икәнен күрсәтмәкчеләр.

Миңа калса, телне өйрәнүдә төп фактор — аңа ихтыяҗ булу. Тормышта, яшәгән төбәгемдә, республикамда шушы телне белмичә яшәү авыр булачак дип уйласалар, татар телен, я булмаса башка телне өйрәнүдән баш тартырлар иде микән? Икенчесе – ике телле республикада ике телле мохит тудыру. Монысы инде мәктәпнең генә кулыннан килә торган эш түгел.

Күп кенә яшьләр: “Кеше хәзер бер милләт, бер ил вәкиле генә түгел, ә бөтен планета кешесе”, — дип әйтергә ярата. Кемнекедер булу, әлбәттә, ул зур җаваплылык та. Ә беркемнеке дә булмагач, беркем алдында да җавап тотмыйсың, дигән сүз. Татар халкының бик шәп мәкале бар.”Уртак малны эт җыймас”, –ди ул. Уртак икән, димәк, беркемнеке дә түгел. Берәүгә дә кирәкмисең. Кыен хәлдә таянырдай бер ноктаң да булмый. Ни күңелеңдә, ни җирдә. Мондый “планета кешеләре” кайчан да булса “үземнеке” дигән шул ноктаны эзләрләр әле. Табарга гына язсын!

Наилә ХАРИСОВА

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*