tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәм булсак, җиңеп чыгарбыз!
Бердәм булсак, җиңеп чыгарбыз!

Бердәм булсак, җиңеп чыгарбыз!

Дөньякүләм бәла-казаларны җиңеп чыгу өчен Казахстан төпле сәясәткә һәм халыкның бердәмлегенә таяна

Җир шарының күпчелек илләренә таҗлывирус эпидемиясе таралып, 2,6 миллиард кеше карантинга бикләнгәч, төрле дәүләтләрдәге икътисади һәм иҗтимагый сәяси хәл белән кызыксыну артты. Мондый хәвефле чорда милләттәшләребез бер-берсе белән  телефон, интернет челтәре аша хәбәрләшеп тора. “Сездә хәлләр ничек? Вирус зәхмәтенә ничек каршы торасыз? Икътисади кризис сизеләме?”- дигән сораулар белән Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм Татарстан Республикасында яшәгән кардәшләребез бер-берсенә, шул исәптән Казахстанга да мөрәҗәгать итәләр. 200 меңнән артык татар яшәгән Казахстанның пандемия башланып киткән Кытай дәүләте күршесендә урнашкан булуы бу кызыксынуны тагы да көчәйтә.

Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы хокуклы вәкиллеге мондый мөрәҗәгатьләргә үзебез яшәгән илдәге тотрыклы вәзгыять булуы, вирус зәхмәте таралмасын өчен февраль, март айларында ук шактый таләпчән чаралар күрелүе турында мәгълумат бирә.

Коронавирус эпидемиясе һәм нефть бәяләренең очсызлануы, күпчелек ширкәтләрнең туктап торуы, илләр, төбәкләр арасында икътисади элемтәләрнең тоткарлануы бөтен дөньяда кризис китереп чыгару мөмкин. Россия Федерациясе һәм Кытай кебек зур илләр арасында урнашкан Казахстан Республикасында бу мәсьәләләр ничек чишелер соң?

Бу мөһим сорауга ачыклык кертүдә Казахстан Республикасының Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевның актуаль һәм саллы мәкаләсен ярдәм итә. 2020 елның 8 апрелендә Казахстан Президентының рәсми сайтында чыккан һәм рәсми мәгълүмат чараларында басылган   бу мәкалә “Бердәм булсак, без җиңәрбез!” дип атала.

Мәкаләдә әйтелгәнчә, Казахстан беренчеләрдән булып пандемиягә каршы көрәшкә чыккан. Һәркайда авыруны искәртү чаралары күрелә, хакимият органнары махсус әзерлек үтә, эпидемия таралуга каршы киртәләр куела, урыннарда тәүлек әйләсендә күзәтү оештырыла.

Нурсолтан Назарбаев үзенең мәкаләсендә белдергәнчә, Казахстан мөстәкыйль дәүләт буларак якындагы  һәм ерактагы күршеләр белән дустанә мөнәсәбәтәр урнаштырды, аралашу, дәүләт чикләре мәсьәләләре көйләнде,  бик күп халыкара оешмалар эшчәлеген җайлап, дуслык, хезмәттәшлек гамәлләрен киңәйтүгә кереште.

“Казахстан-2050” стратегиясе  нигезендә төзелгән инновацияле индустрия программасы кысыларында 1000 яңа сәнәгать ширкәте төзелде. Нәтиҗәдә Казахстан дөнья күләмендә көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүгә кереште. Ил буйлап бик күп яңа юллар төзелде. Казахстанда соңгы елларда сәләмәтлек саклау системасын үстерүгә игътибар бирелде.

Илбашы үзенең мәкаләсендә тагы шул ассызыклый: Казахстан Республикасның Президенты Касыйм-Жомарт Токаев хәзер килеп туган вазгыяттә төрле социаль катламнарга, эшкуарлар, авыл хуҗалыгына дәүләт күрсәтәчәк ярдәм турында ачык итеп әйтте.

Моңа кадәр дә эпидемияләр, төрле бәла-казалар булып торган. Андый чаклардаватандашларның үз көчләренә ышануы, өлкәннәргә, яшьләргә таянуы ярдәм итә.

Без тормыштагы кыенлыклар алдында бөгелмичә, бердәмлегебезне, татулыгыбызны саклыйбыз. Шулай итеп кенә без бәйсезлегбезне саклап калырбыз һәм мәңгелек ил булып яшәү максатына ирешербез, дип әйтелә Нурсолтан Назарбаев мәкаләсендә.

Бу мөрәҗәгать Казахстан Республикасының, таҗлы вирус пандемиясенә һәм икътисади кыенлыкларга каршы торып, Кытай һәм Россия Федерациясе  кебек үк, үз юлы белән баруын, килеп туган шартларда илдәге халыкның бердәмлеген сакларга омтылуын чагылдыра.

Бу язманың тулырак тексты белән Татарстанның Казахстандагы вәкиллеге интернет сәхифәсендә таныша аласыз. http://tatkazah.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1724707.htm

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*