tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бертуган Шәймиевлар “Россиянең иң бай ун гаиләсе” рейтингына кертелгән
Бертуган Шәймиевлар “Россиянең иң бай ун гаиләсе” рейтингына кертелгән

Бертуган Шәймиевлар “Россиянең иң бай ун гаиләсе” рейтингына кертелгән

Айрат һәм Радик Шәймиевлар Forbes басмасы тарафыннан төзелгән “Россиянең иң бай ун гаиләсе” рейтингына кертелгән. Әлеге исемлектә алар бишенче урында.

Бертуган Шәймиевларның уртак милке 2,3 миллиард долларны тәшкил итә. Россиянең иң бай гаиләсе дип исә Аркадий һәм Борис Ротенбурглар (уртак милке – 5,55 миллиард доллар) табылган. Рейтингның икенче баскычында – Михаил, Саит-Салам, Хамзат Гуцериевлар һәм аларның туганы Микаил Шишханов (4,85 миллиард доллар), өченчедә – 4,6 миллиард долларлык уртак милке белән Алексей һәм Дмитрий Ананьевлар. Россиянең иң бай ун гаиләсенең гомуми милке 26,3 миллиард долларны тәшкил итә.

“Ватаным Татарстан”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*