tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Делегатлар Татарстанның икътисади һәм сәнәгый куәте белән танышты
Делегатлар Татарстанның икътисади һәм сәнәгый куәте белән танышты

Делегатлар Татарстанның икътисади һәм сәнәгый куәте белән танышты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучылар Татарстанның икътисади һәм сәнәгый куәте белән танышты. Казанның “Корстон” комплексында Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың инвестицион, икътисади куәтен презентацияләде.

“Татарларның 70 проценты республикадан читтә гомер кичерә. Һәркайсыбызның читкә китүенең үз сәбәпләре бар, әмма бар җирдә дә татарның үз асылы, үзенчәлеге бар, мондый чаралар шул үзенчәлекне ныгытып, безне куәтлерәк итә”, – дип мөрәҗәгать итте кунакларга Талия Миңнуллина.

Ул Татарстанның Россиядә төрле өлкәләрдәге казанышлары республика җитәкчелеге тырышлыгы нәтиҗәсе булуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов республикада эшләүчеләрне замана белән бергә атлата, яңа технологияләр белән чыныктыра.

“Татарстан инвестицион климат буенча барлык төбәкләр арасында өченче ел рәттән беренче урында тора. Бу инвестицияләр кертү өчен Татарстан иң яхшы урын булганын аңлата. Татарстан бизнесмен һәм эшмәкәрләр үтенечләренә тиз арада реакция күрсәтә белә, бу яктан да ул алда”, – дип белдерде Талия Миңнуллина.

Агентлык җитәкчесе республиканың тулаем төбәк продукты күләме кризис, башка күренешләргә карамастан, елдан-ел үсә баруын билгеләп узды. “Бу бизнес эше өчен яхшы шартлар булуы, җитештерү-чимал базасы нык булуы белән аңлатыла. Транспорт инфраструктурасы да, башка мөмкинлекләр дә җайлаштырылган”, – дип ул төп капиталга инвестиция кертүчеләр, нигездә, Төркия, Германия, АКШ, Франция һәм Россия вәкилләре булуын әйтте. Мисал рәвешендә Ford компаниясенең республикадагы производствога 500 миллион доллардан артык акча керткәнен, Төркиянең агач эшкәртү буенча Kastamonu компаниясе дә шулкадәр тирәсе инвестиция керткәнен билгеләп үтте. “Алар мондагы эш барышыннан канәгать дигән сүз”, – ди спикер.

“Без инвесторлар буларак татарлар килүен телибез. Татар халкында эшмәкәрлек рухы булуы белән горурланасыбыз килә”, – диде Талия Миңнуллина һәм мисалга хоккей кәшәкәләре җитештерү эшен ачып җибәргән хоккейчы, татар егете Данис Зариповны китерде. “Минемчә, күп кенә татарлар зур эшмәкәрлек эшләренә сәләтле, нәрсә комачаулаганын ачыкларга кирәк”, – диде ул. Талия Миңнуллина әйтүенчә, инвестор булган илләрдә, башка илләр белән чагыштырганда, татарлар саны азрак. “Татар диаспоралары күп булмаган җирләрдән инвестицияләр күбрәк килә. 2 мең татар яшәүче Германиядән, 4 мең татар яшәүче АКШтан. Үзбәкстанда (318 мең) һәм Казахстанда (280 мең) татар диаспоралары – иң күбе. Әлегә бу илләр безнең эре инвесторлар түгел, аннан проектлар әлегә юк”, – дип инвестицион проектларда активрак катнашырга өндәде. Ул, шулай ук, Татарстанны инвестицияләр җәлеп итү ягыннан кызыклы төбәк буларак популярлаштыру мәсьәләсендә төбәкләр һәм чит илләрдәге татарларга өметен баглады.

Татарстан икътисады һәм сәнәгате турында делегатларга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе фонды җитәкчесе урынбасары Артур Җамалиев һәм Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев сөйләде.

“Татар-информ” МА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*