tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәт сөючән халкыбыз бу бәйрәмне ярата!
Хезмәт сөючән халкыбыз бу бәйрәмне ярата!

Хезмәт сөючән халкыбыз бу бәйрәмне ярата!

Быел  1 Май көнне Казанда урам өйрешләре, хезмәт ияләренең бердәмлегенә  багышланган рәсми чаралар булмаса да, кешеләрнең май бәйрәмен яратуы юкка чыкмаган. Хезмәткә, эш осталарына, гаделлеккә мөнәсәбәт бер кая да китә алмый.  Кайбер интернет басмаларында хезмәт ияләренең халыкара бәйрәмен оныттыру максатында язылган мәкаләләр очраса да, алар үз максатына ирешми.  Махсус уйлап табылган “прекариат” кушаматы да, маргиналлар дип мыскыллау да очраклы гына әйтелмидер. Имештер хәзер эшчеләр бөтенләй юк, хезмәт ияләре сыйныфын да аерып искә аласы түгел. Ләкин һәр кайда уңышның нигезендә хезмәт ята. Тырыш татар халкы хезмәтне хурлау белән белән ризалаша алмый. Бар ул эшчеләр дә, җирдә эшләүче игенчеләр дә, малчылар да! Яхшы эшләгән тырыш кешеләр мллионлаган, ялкаулар, эш сөймәүчеләрдән алар аерылып тора. Күпме татар эшкуары үз тырышлыгы белән яңа эш урыннары булдыра, тапкан малын милләттәшләре, якташлары белән бүлешә. Аларга аерым карамыйча мөмкин түгел! Бүген шундый затларның да бәйрәме. Тырыш хезмәт ул менә дигән милли тәрбия әсбабы булып тора.

Гомумән беренче 1 Майның  хезмәтне зурлау бәйрәме икәнлеге берничек тә онытыла алмый.  Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу бәйрәм уңаеннан татарстанлыларны котлап, болай диде: ” Күп дистә еллар буена Беренче Майның асылы үзгәрешсез кала. Ул – чын хезмәтчәннәр, туган җирнең ихлас патриотлары һәм Ватаны хакына намус белән эшләүчеләр, белемнәрен һәм бай тәҗрибәләрен үсеп килүче яшь буын белән уртаклашучылар бәйрәме.”  Парламент җитәкчесе әйтүенчә, хезмәттәге уңышлар, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкның саклануы, яшәү өчен уңайлы мохит булу һәм безнең уртак йортыбызда тормыш сыйфатының яхшыруы – болар барысы да  эшчеләрнең, төзүчеләрнең, табибларның, игенчеләрнең, инженерларның, мөгаллимнәрнең һәм галимнәрнең, төрле һөнәр ияләренең көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең бәйрәмгә мөнәсәбәтен инстаграмга махсус видеоязма куеп тәкрарлаган.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил  Шәйхразиев Яз һәм хезмәт бәйрәме белән бөтен милләттәшләрне тәбрик итте.

Тагы шуны да әйтергә кирәк: хезмәт ияләренә хөрмәт, эш сөючәнлекне зурлау хәзер бигрәк тә мөһимләнә бара. 2019 нчы елда Казанда хезмәт осталарының дөнья чемспионаты үтәчәк.

WorldSkills 2019 бәйгеләренә әзерлек торган саен кыза бара. Узган елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үткән дөнья чемпионатында Татарстан вәкилләре зур уңышка ирешкән иделәр. Хәзер шундый ук зур бәйгене Казанда яхшы үткәрүгә әзерлек бара. Габдулла Тукайның “Эш агачы һәр вакытта бик юмарт китерер җимеш!” сүзләре милли яшьләрне рухландыра. Татар кешесе һәрвакыт хезмәте белән халкын һәм үзен данлый, иншалла бу шулай булып калачак та! Бәйрәм белән, дуслар!

Римзил Вәлиев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*