tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда пилотсыз авиация үзәге ачылачак
Казанда пилотсыз авиация үзәге ачылачак

Казанда пилотсыз авиация үзәге ачылачак

Россия МЧС башлыгы Владимир Пучков белдергәнчә, хәзерге вакытта РФ ГХМ Россия регионнарында пилотсыз авиация үзәкләре төзи, Казанда шуларның берсе ачылачак.

«Татарстанда пилотсыз очкычлар җитештерелә торган предприятиеләр бар, һәм без алар белән үз тәкъдимнәрен әзерләү турында сөйләштек», – диде министр.

Ул аңлатканча, куркыныч хәлләрне һәм гадәттән тыш хәлләрне мониторинглау өчен ведомствога кече һәм урта пилотсыз авиация кирәк, шулай ук ул радиацион һәм химик вәзгыятьне тикшереп тору өчен дә зарур.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, хәзер Татарстанда IT-технологияләр буенча федераль үзәк төзелә. «Без МЧС Россия ГХМ өчен өр-яңа программалар эшләргә телибез. Без Көнбатыш программаларыннан читләшергә тиеш», – диде ул.

http://tatarstan.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*