tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар эшмәкәрләре җыены резолюция кабул итте
Татар эшмәкәрләре җыены резолюция кабул итте

Татар эшмәкәрләре җыены резолюция кабул итте

15 мартта төшкә кадәр “Корстон” комплексында эшләгән III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы Казан милли мәдәният үзәгендә дәвам итте.

Биредә Түбән Новгородтан Рамил Салихҗанов, Татарстанның инновацион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Ырынбур өлкәсе Яңа Муса авылыннан Раилә Бәдәмшина, Пенза өлкәсе Каменка шәһәрендә мөселман тауарлары кибетләре хуҗасы Эльмира Васильева, Киров өлкәсе Малмыж районыннан Нургаян Низаметдинов, Башкортстанның Федоровка районыннан Илһам Акчурин, “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Пермь крае Барда төбәгеннән Сәлим Назин, Ырынбур өлкәсе Яфар авылы эшмәкәре Илдар Асяев һәм РИУ ның Ислам икътисады укытучысы Илдар Кәримов чыгыш ясадылар.

Фикер алышудан соң җыенның резолюциясе кабул ителде. Аны безнең сайтта соңрак укып булачак.

16 мартта җыен делегатлары Самара өлкәсе Гали авылында булачак. Анда алар җирле эшмәкәрлек тәҗрибәсе белән танышачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*