tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда яңа авиакомпания барлыкка киләчәк
Татарстанда яңа авиакомпания барлыкка киләчәк

Татарстанда яңа авиакомпания барлыкка киләчәк

2015 нче елда “Казан” аэропортында 2 млн нан артык пасажирга хезмәт күрсәтү планлаштырыла. Бу хакта  Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында министр Ленар Сафин хәбәр итте. Утырышта шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

Ленар Сафин “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясенең күптән түгел үз эшчәнлеген туктатканын билгеләп узды. “Якын арада “Татнефть” ААҖ ярдәме белән яңа компания барлыкка киләчәк. Ул төбәкара пассажирлар ташуга йөз тотачак. Бүгенге көндә безнең төп бурыч – мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә яңа компанияне теркәп, аның эшчәнлегенә Росавиациядән рөхсәт документларын алу”, – дип билгеләп узды министр. Аның сүзләренә караганда, яңа ширкәт 2015 нче елның икенче кварталыннан эшчәнлеген башлап җибәрәчәк, әлегә бу эшне “Оренбуржье” һәм Dexter авиакомпанияләре башкарачак.

Министр докладында пассажирларны ташуда төбәк юнәлешләрен үстерү күздә тотылганын билгеләп узды. Аның сүзләреннән аңлашылганча, хәзерге вакытта Россия авиакомпанияләре белән сөйләшүләр алып барыла. Җәйге чордан Казан – Екатеринбург – Красноярск, Казан – Екатеринбург/Омск – Иркутск кебек юнәлешләр гамәлгә кертеләчәк. Санкт-Петербургка рейслар ешлыгының артуы көтелә. Ленар Сафин берничә авиакомпаниянең Краснодар краена һәм Кырым Республикасына курортларга даими рейслар ачарга теләге булуын әйтте. Ул быел, Идел буе федераль округында пассажирларны ташуда төбәкара юнәлешләргә кагылышлы программа кысаларында, Татарстан Республикасы бюджетыннан 56 млн сум күләмендә субсидия каралганын хәбәр итте.

Ленар Сафин пассажирлар ташуда халыкара рейслар үсеше мәсьәләсенә тукталып, гамәлдәге халыкара маршрут челтәренең сакланып калынуы, яңа авиакомпанияләрне җәлеп итү, сыгылмалы тариф сәясәтен куллану кебек бурычлар күздә тотылганын белдерде.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*