tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илеш иҗатчылары яңа китап чыгарды
Илеш иҗатчылары яңа китап чыгарды

Илеш иҗатчылары яңа китап чыгарды

Башкортстанның Илеш районында  иҗади процесс гөрләп бара: район үзәкләштерелгән китапханәсендә шушы төбәктә туып-үскән шагыйрь-язучыларга багышланган чаралар даими үтеп тора.

Район “Маяк” гәзите каршында Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә Зәлифә Кашапова җитәкчелегендә “Балкыш” әдәби берләшмәсе уңышлы эшләп килә, каләм тибрәтүчеләрнең язмалары Башкортстан һәм Татарстан матбугат басмаларында дөнья күрә. Шушы көннәрдә “Балкыш”та шөгыльләнүче каләмдәшләрнең иҗади әсәрләрен бергә туплаган җыентык дөнья күрде.

188 битлек китапта шигырьләр, хикәяләр, җырлар һәм нәсерләр урын алган. Җыентыкның төзүчесе һәм мөхәррире – Зәлифә Кашапова, бизәлеш мөхәррире – Зилә Маткулова.Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: авторлар коллективы әсәрләрен үз эченә алган бу җыентык – район тарихында беренчесе!”Балкыш”лыларны яңа китаплары чыгу уңаеннан котлыйбыз һәм киләчәктә дә алардан яңадан-яңа иҗат җимешләре көтеп калабыз!

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*