tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илеш районы Иштерәк мәктәбе укучылары “Орчык өмәсе”ндә катнашты
Илеш районы Иштерәк мәктәбе укучылары “Орчык өмәсе”ндә катнашты

Илеш районы Иштерәк мәктәбе укучылары “Орчык өмәсе”ндә катнашты

19 март көнне Илеш районы Иштирәк төп белем бирү мәктәбендә зур фольклор бәйрәме үткәрелде. Анда кунак итеп “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Карабаш мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Сәрвиназ” бүлекчәсе әгъзалары чакырылган иде.

Ак калфаклы апаларыбыз укучы балалар белән берлектә, “Орчык өмәсе” уздырды.Өмәдә катнашучы балалар үзләре дә сарык йоныннан җеп ясау серләренә төшенде. Бергәләп төрле уеннарда зур теләк белән катнаштылар. Укучылар да җыр,биюгә осталыкларын күрсәтте.

Люция Вафина
“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе
Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*