tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы халыкка тәкъдим ителде
Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы халыкка тәкъдим ителде

Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы халыкка тәкъдим ителде

Бүген “Казан Экспо” күргәзмә комплексында урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залы халыкка тәкъдим ителде. Биредә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
“Барыгызны да Туган тел көне, Габдулла Тукайның туган көне белән чын күңелдән котлыйм! Исәнлек-саулык, уңышлар телим. Рәхмәт монда килүегез өчен!” – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты.

“Бәйрәмне матур итеп үткәрергә кирәк. Шушы концерт залында беренче тапкыр бәйрәм уздырабыз. Республикада әле андый зал юк иде, үзегез бәяләрсез, уңай булганмы, кайсы җирен нишләтергә. Халык аэропортка Габдулла Тукай исеме кушты, шушы залга Илһам Шакиров исеме бирелде. Игелекле сәгатьтә! Рәхәтен күрергә насыйп булсын!”- диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа концерт залының мәйданы 3348,75 квадрат метр тәшкил итә. 3 178 кеше сыйдырышлы зур зал сигез төрле вариантта трансформацияләнә. Зур залны 2971, 2405, 2189, 1745, 1529, 1145, 910 урынлык итеп үзгәртеп була. Биредә кием алмаштыру, сәхнәгә чыгарга чират көтү, синхрон тәрҗемә, гримерка, репетиция ясау бүлмәләре каралган.
Залда барлыгы 3187 урынның 33е сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен. монда акустика да күп функцияле залларга тиешле таләпләргә җавап бирә.

Яңа төзелгән концерт залына мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакиров исемен бирү турында быел 18 гыйнварда артист белән хушлашу мәрасимендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткән иде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев фикеренчә, яңа концерт залының Илһам Шакиров исемен йөртүе башка милләт вәкилләренә бөек татар җырчысының әһәмиятен һәм данын аңлатып торачак. “Ул Илһам Шакиров исемен йөртсә дә, ул татар халкы өчен генә түгел, бөтен халык өчен дә хезмәт итәчәк”, – диде ул.

Концерт залы ачылышына мәдәният, сәнгать әһелләре, язучылар, шагыйрьәр, республиканың төрле районнарыннан делегацияләр чакырылган. Концертта җырчыла Тукай шгырьләренә иҗат ителгән җырлар башкардылар. “Күңел” җыры белән Динә Гарипова, “Газапан соң” җыры белән Раяз Фасыйхов, “Син булмасаң…” җыры белән Айдар Сөләйманов, “Саумы, кояш” җыр белән Филүс Каһиров чыгыш ясады.
Музыкаль бизәлеш өчен Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры җавап бирде.

Гөлнар Гарифуллина

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*