tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Императрица Екатерина II указы белән нигез салынган татар авылына – 230 ел
Императрица Екатерина II указы  белән нигез салынган татар авылына – 230 ел

Императрица Екатерина II указы белән нигез салынган татар авылына – 230 ел

26нчы май көнне Ставрополь крае  Ипатово районы Кече Барханчак авылының 230 еллыгы уңаеннан бәйрәм тантанасы һәм Сабантуй булып узды.
   1788нче елда Императрица Екатерина II (Әби-патша) махсус указы белән Казан һәм Нократ губернияләреннән татар гаиләләре бу җирләргә килеп авылга нигез сала. Бүгенге көндә дә 1200 гә якын кеше яшәгән авылда 90% ы татарлар, күршедә генә урнашкан Югары Барханчак һәм крайның Төркмән районындагы Куликовы Копани авылларында шулай ук милләттәшләребез яши.
Гасырлар узуга карамый, авылда тел, гореф-гадәтләр, мәдәният сакланган, дин кайта башлаган. Заманында авылда өч мәчет булган. Дәһшәтле сугыш елларында авылдан киткән 200 ир-атның 150се яу кырларыннан кире әйләнеп кайтмаган. Күмәк хуҗалык елларында авылда игенчелек һәм терлекчелек бик алга киткән булган.
Ставрополь крае “Бәйрәм” татар мәдәнияте үзәге” иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән оештырылган олы бәйрәм концерты авылның мәдәният йортында бик матур һәм җанлы үтте.
Милләттәшләребезне котларга Бөтендөнья татар конгрессының РФ регионнарындагы татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитетыннан Садриев Азат Алмас улы, Казан шәһәр филармониясе артистлары Вәлиуллина Алсу Галимҗан кызы һәм Якупов Рафаэль Разил улы, Ипатово шәһәр округы администрациясенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ткаченко Евгений Александрович, әлеге шәһәр Мәдәният һәм яшьләр сәясәте бүлеге мөдире Чубова Ирина Владимировна, Кече Барханчак авылы халык белән эшләү территориаль бүлегенең мөдире Рамаев Илдар Мөхәррәм улы, Краснодар крае Армавир шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Камалов Илдар Рубен улы һ. б. килгән иде.
Хәмитов Рөстәм Бари улы җитәкчелегендәге “Бәйрәм” татар мәдәнияте үзәгендә өлкәннәр фольклор коллективы, балалар фольклор төркеме һәм ике балалар хореография төркемнәре эшләп килә. Әлеге иҗат төркемнәре татар җыры һәм биюләре белән чыгыш ясап районда уздырылган төрле бәйгеләрдә иң алдынгы урыннарны алуга ирешкән. Бәйрәм тантанасында авылның төрле өлкәдә алдынгы кешеләренә, өлкәннәргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
  Соңгы елларда үткәрелүдән туктап торган Сабантуй бәйрәме Кече Барханчакта яңа сулыш алып җибәрде. Бәйрәмнең күрке булып көрәш һәм үткәрелгән төрле бәйгеләр торды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*