tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телебезне саклау!
Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телебезне саклау!

Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телебезне саклау!

Бөтендөнья хатын-кызлар форумы бюросы җитәкчесе, “ Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты Кадрия Рәес кызы Идрисованың III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумындагы чыгышы.

Хәерле көн хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, Ринат Зиннурович!

Татар дөньясының кадер-хөрмәткә ия булган олуг вә гүзәл затлары!

Төрле ил-дәүләтләрдән, шәрык һәм гареп кыйтгасыннан җыелган ханым-кызларыбызны, ак әбиләребезне ихлас күңелдән бүгенге мәртәбәле очрашу белән тәбриклим.

Без кабат, нәкъ бер елдан, фикерләшү мәйданына җыелдык. Безгә шундый мөмкинлекне тудырган җитәкчеләребезгә чиксез рәхмәтемне җиткерәм.

“И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телебезне саклау!” – данлыклы Мөхлисә Бубыйның канатлы сүзләре бүген барыбызны да Казанга җыйды. Җыеныбызның асыл максаты – туган телебезгә, әдәби һәм мәдәни мирасыбызга яшь буынның игътибарын арттыру.

Узган елгы чыгышымда безнең гореф-гадәтләребез генә түгел, ә физиологиябезне, халкыбызны юк итүче, милләт булудан туктатучы алымнарны барлаган идек: яр сайлау, дин һәм дәүләт ягыннан якланылып (никах, язылышу) яшьләребезнең парлашуы, бәби туу, сабыйга мәгънәле исем кушу, аны күкрәк сөте белән тукландыру, бәби ашлары һ.б. Шулай итеп, “Ак калфак” оешмасы буыннар чылбырын саклауда үз алдына бик күп бурычлар куйды. Ел дәвамында аларны үтәү максатыннан, иң элек “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Татарстанда – 162 бүлекчәсе, Россия регионнарында – 36, чит илләрдә 18 бүлекчәсе оештырылды. Хәзерге вакытта “Ак калфак”ның 216 оешмасы һәм моннан тыш тарихта калган татар хатын-кызларыбыз исемнәре белән аталучы оешмалар да (“Сөембикә”, “Сәхибҗамал”, “бубый”) милли юнәлештә уңышлы гына эшләп килә. Без алар белән даими элемтәдә торабыз.

Үзен татар дип санаган һәр кеше һәр көнне уйланырга тиеш: «Мин үз милләтем өчен нәрсә эшли алам?!» Бу безнең үз алдыбызга куйган шигаребез булсын иде. Эшкә барыпмы, эшкә бармыйчамы… без милләтебез үсешенә файда китерергә тиешбез.

Миңа көн саен телефоннан шалтыратып: «Без «Ак калфак»ка ничек ярдәм итә алабыз?» – диләр. Акчалата ярдәм турында сүз бармый монда. Андый ярдәм тәкъдим итсәләр дә кире какмас идек: хатын-кызларыбызга көндәлек тормышта кулланырлык күпме кызыклы мәгълүмат җыелды. Аларны, һичшиксез, бастырырга, мөмкин булса аудио, видео дисклар булдырырга кирәк…  Әмма ул шалтыратуларга мин бик сөенәм. Кешене матди байлык кына кызыктырырга тиеш түгел. Милләтенә карата күңел байлыгы була икән, безнең хакта ишетеп, «минем дә ул хатын-кыз оешмасында буласым килә» дип әйтә икән, безнең әле татар хатын-кызлары җанлы, «милләт» дип яшәүчеләр күп дигән сүз. Хөрмәтле туташ-ханымнар, нинди һөнәр иясе булсак да, без милләтебез киләчәге өчен һәр көн нидер эшләргә тиеш! Моны үзебезгә максат итеп куйсак иде. Бирегә килгән кунакларыбыз үз җирлегебезгә кайткач (әгәр дә сездә булмаса) хатын-кызлары оешмалары төзеп эшчәнлегебезне җәелдерик.

Ике форум арасында, чыннан да, шактый бәйге-чаралар оештырылды. Резолюциядә кабул ителгән чаралар буенча эшчәнлек алып бардык. Бу юнәлештә 5 бәйге үткәрелде.

Быел сентябрь аенда Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” оешмасы язучылар һәм рәссамнар өчен “Гаиләдә һәм җәмгыятьтә татар хатын-кызының урыны” дигән бер үк темага 2 иҗади бәйге игълан итте. Ни өчен икесен бер үк исемдә алдык: безнең хыял бит нәтиҗәдә хатын-кызларга багышланган затлы китап чыгару. Хатын-кызның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге урынын колачлаган бу хезмәттә язучылар әсәрләре белән рәссамнар эшләре бер-берсен тулыландыр дип уйлыйбыз.

Әдәбият елы уңаеннан актуаль темага уздырылган бу бәйге иң элек үзенең колачы белән сөендерде. “Туган телгә игътибар кими”, “тел бетә” ише шикле уйларны юкка чыгара торган күркәм эш булды ул. Конкурска барлыгы 251 кулъязма кабул ителде. Нигездә, хикәяләр, очерклар, эсселар. География киңлеге дә сөендерә. Татарстанның 24 районыннан һәм республика шәһәрләреннән, Башкортостанның 13 районыннан һәм Уфа, Нефтекама шәһәрләреннән, Австралия, Литва, Казакъстан, Төркмәнстанда яшәүче милләттәшләребез дә бәйгегә кушылды. Киров, Пенза, Томск, Омск, Сембер, Самара, Оренбург, Курган, Әстерхан, Кырым татарлары да каләм тибрәтте.

Өч номинациядә игълан ителгән рәссамнар арасында узган бәйгегә дә эшләр күпләп килде. Әйтик, “Рәсем сәнгате” номинациясендә генә дә ике йөзләп рәсем каралды. Элеккеге СССРның төрле төбәкләреннән генә түгел, хәтта чит илләрдән килгән картиналар, милләтебезнең яшәү-таралу географиясен искәртеп тора.  Оренбургтан Фәүзия Вәлиева, Финляндиядән Елена Габбасова, Чиләбедән Роза Савинова, Эстониядән Бәдрелхәят Власенко, Татарстан кызлары: Баулыдан Айгөл Мәҗитова, Ютазыдан Гөлназ Гәрәева һәм башка бик күп иҗатчылар конкурска үз хезмәтләрен юллады. Картиналарда нечкә хисләр чагылышы гына түгел, әхлаклы, матур халкың белән горурлану да күзгә бәрелеп тора. Кылкаләм осталарының эшләре күптән түгел Дзержинский урамындагы 27 нче йортта, рәссам Әмир Мәҗитов музеенда ачылган күргәзмәдә урын алды.

Өченче бәйге – «Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем –
чиккән кулъяулык».

Бер карасаң, кайбер кеше өчен бу чүп-чар тоелыр. Ләкин бу чүп-чар түгел! Без бу хакта күп уйладык. Бәйге башлангач, күп җирдә чигә башладылар. Чигүнең яңарыш кичерүе бу. Безнең дөнья да бит яңарыш кичерә. Без яңарыш чорында яшибез дип узган елда да әйткән идем. Элек-электән кулъяулык сөю билгесе итеп бирелгән. Аның сөю, ярату билгесен аңлату чоры булган.  Ә сугышка киткән чорларда кулъяулык ядкарь төсен алган. Сугышчылар аны кесәләрендә йөрткәннәр, шуңа карап сагынганнар, ул сагышны, моңны басу билгесе дә булган. Ә хәзер? Кемдер аны өйрәнү өчен чигә. Бүгенге көндә безнең дүрт йөзгә якын кулъяулык җыелды. Башта бәйге районнарда узды. Актаныш, Балтач, Зәйдә…  Ясле-бакча балаларыннан башладылар, аларга әти-әниләр кушылды. Эшкә гаилә белән тотыну – бу бик кыйммәтле әйбер. Татар дисәң, чиккән сөлгеләр, кулъяулык күз алдына килә… Әмма элеккегегә кире кайту түгел бу. Үткәннәрне аңламый торып, без киләчәкнең яңа формаларына чыга алмыйбыз. Әйтик, ни өчен бүгенге яшьләр яңа истәлек формалары уйлап табарга тиеш түгел? Алар бит фикерләргә тиеш: булган бит кулъяулык чигү – безнең әби-бабайлар аны кулланганнар, ничекләр итеп зурлап кулланганнар әле! Кулъяулык чигү бүген дә бар ул. Мисал өчен, Самара өлкәсендә сакланып калган. Сорарга килгәч, егеткә кыз кеше үзенең чиккән кулъяулыгын бирергә тиеш. Кияүгә чыгучы кызлар өчен кулъяулык чигү белән шөгыльләнүче хатын-кызлар бар анда, шулай күпмедер акча эшлиләр. Инде бу эшне кызларның үзләренә өйрәтәсе иде.

Дүртенче бәйге – сөлге чигү:
«Сабантуй батырына чиккән сөлгем – минем бүләгем».

Ни өчен мондый бәйгегә тукталдык? Хәзер күп вакыт әйтәләр: «Сабантуй үткәрергә, бүләк алырга акча юк», – диләр. Ә бәлки акчасыз үткәреп караргадыр? Бәлки акчага гына табынудан читләшергә кирәктер. Үзебезнең кул эшләреннән файдалансак?! Элек бит Сабантуй батырына чиккән сөлге бүләк ителгән. Зурлап бүләк ителгән! Ә нигә бу гадәтне яңартмаска?! Мөхәммәт ага Мәһдиевнең бик матур “Сабан туе бизәкләре” язмасы бар. Ул анда Сабан туена бүләк җыю күренешен тасвирлый.

Сөлгеләр дә күп килде бәйгегә. Бер нәрсәгә игътибар иттек: чигүләр бик матур, ләкин сөлге башын эшләү җитешми икән.

Кулъяулык чигүне мин үземнең студентларым белән дә башлап җибәреп карадым. Дөрес, башта куркалар. Эшне башлаганда икесе генә чигә белә иде. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: хәзерге балалар җете, табигый нәрсәләрне аңламый. «Нинди төс белән чигик, читенә нинди төс сайлыйк?» – бу сорауларны бик еш бирәләр. «Эчендә чигүдә нинди төс бар, читенә шул төсне кулланыгыз», – дим. Үзләре сайлый белмиләр! Моңа без гаепле! Бала белән кайчан урманга чыгабыз, болында йөрибез? Чәчәкләр күзәтәбез?! Шул хакта уйланыйк! Димәк, аларның төсләр сайлауда зәвыклары югала бара. табигатьне аңлый, күзәтә белмәү табигый төсләрне сайлап ала белмәүгә китерә, кешене табигатьтән аера ә бу үз чиратында бик куркыныч күренеш. Кеше белән табигать арасында бәйләнеш югала.

“Ак калфак” куйган мөһим бурычларның берсе – борынгыдан килгән һөнәрләребезне, шөгыльләребезне яшьләр күңеленә салу. Шул максаттан, узган ел Рамазан аенда Биектау һәм Азнакай районнарында яшүсмер кызлар һәм яшь аналар арасында – җиләк җыю, егетләр, малайлар арасында мунча себеркесе җыю бәйгеләре үткәрелде. Халкыбызның табигатькә якын булуы, аның белән бәйләнештә яшәвен безнең буын яхшы белә. Элек–электән  иң оста җиләкчеләр булган һәм һәр кеше үзе өчен дару үләннәрен дә, мунча себеркеләрен дә үзе әзерләгән. Яшьләр белән болынга чыккач, гаҗәпкә калдык. Күбесенең бер тапкыр да болынга барып җиләк җыеп караганы булмаган! Ә алар арасында ике сәгать эчендә 2шәр 3 литрлы чиләкләрне тутырган балалар булды. Безнең ул калебебезгә салынган, ләкин аны барлау, юнәлеш бирү җитми. Һәм шунда ук яшьләргә җиләктән как ясау өйрәтелде. Кызлар үзләре җыйган җиләкләрне, егетләр үзләре бәйләгән себеркеләрне урын өстендә ятучы авыруларга, олы яшьтәге кешеләргә һәм иң мөһиме ураза тотучы әби–бабайларга күчтәнәч итеп өйдән–өйгә кереп өләшеп йөрделәр. Рәхмәтләр аларга өй саен яуды! Ә алар өчен ул көнне моннан да зур бүләк юк иде…

Бәлки кайбер кешегә бу җиләк җыю, себерке бәйләү, каз канатларыннан май канаты ясау кебек бәйгеләр бик вак әйбер кебек күренәдер. Бездә вак әйбер юк. Хатын-кыз тормышында, җәмгыятьтә вак әйбер булырга тиеш түгел!

Алтынчы бәйге – күчмә ак калфак чигү буенча.

Быелдан башлап ике форум арасындагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалып, иң яхшы оешма билгеләнәчәк. шушы оешмага бәйгедә җиңеп чыккан күчмә “Ак калфак” тапшырыла.

Мастер-класслар.

Халыкның милли хисләрен уяту өчен талпыныш кирәк. Ә миллилек кием-салымнан башлана. Максатыбыз мондый матур гадәтләрне көндәлек тормышка кертү. Татарстанның төрле районнарыннан, регионнардан, чит илләрдән хатын-кызлар чакырып, калфак, изү эшләү һәм чигү буенча үткәрелгән мастер-класс берәүне дә битараф калдырмады. 8–9 сентябрь көннәрендә 88 хатын-кыз “Казан” милли – мәдәни үзәгендә үткәрелгән милли киемнәр тегү эшләрен яратып кабул итте, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтле булып, һәрберсе өйләренә калфагын һәм изүен киеп кайтып китте.

Калфак һәм изү чигү буенча мастер-классны дизайнер-модельер Ләйсән Хаҗиева үткәрде. Ринат Зиннуровичка мин бик рәхмәтле, чөнки кайчысына кадәр конгресс алды.

Хатын-кызларыбызга мастер-классның әһәмияте зур булды. Чөнки кая барып төшсәң дә: «Ә безгә калфак каян алырга? Ә безгә күлмәк каян алырга?» – диләр. Татар стилендәге күтәртмә якалы күлмәк тегеп, шуңа изү бәйләп, калфак  киеп куясың икән, тагын ни кирәк? Иң җайлы ысул – Казанга җыеп, мастер-класс үткәреп, өйрәтеп җибәрү. Тик шундый очраклар бар. Бер ханым әйтә: «Мин балалар бакчасында эшлим, бар дигәч, килдем инде», – ди. Безгә андый битараф кеше килергә тиеш түгел. Син килгәнсең икән, сине ышанып җибәргәннәр икән, син өйрән һәм кайтып калганнарны өйрәт! Аларга мастер-класс күрсәт. “Тавыкка канат, ялкауга талант әрәм” дигән әйтем бар. Мастер-классларга ялкау һәм битараф кешеләрне җибәрмәгез! Безгә башта сөйләшергә өйрәнергә кирәк. «Әй, килдем инде шунда…» – без, хатын-кызлар, болай сөйләшергә тиеш түгел. Үз урыныбызны белергә тиешбез. Аралашу культурабыз булырга тиеш.

Без мастер-класс үткәреп җибәргәннән соң, кайбер урыннарга баргач, үзегездә үткәрдегезме әле, дигәч, «аңа бит акча кирәк» дип җавап бирәләр. Кул астында кечкенә тукыма кисәге булса, аның белән калфак та чигәргә өйрәтеп була, башкасын да… Бу уңайдан, Шиһабетдин Мәрҗанигә игътибар иттерәсем килә. Ул бик ыспай кеше була, кайры тун кигән, атның иң шәбендә йөрергә яраткан. Күпләр аны вак кешегә санаган. Чөнки ул җирдә йомычка күрсә дә, учак кабызырга кирәк булыр дип, тәрәзә төбенә куеп китә торган булган. Ул кечкенә генә тукыма кисәге күрсә дә, аны җыя торган булган – авылларда йөргәндә аны калфак өчен булса да кулланырсыз дип биргән. Кулыгызга килеп кергән тукыма кисәкләрен җыеп барыгыз, алар өйрәнү һәм өйрәтү өчен бик тә кирәк.

Апрель аенда икенче мастер-класс аш-су осталарын җыйды. Кунак каршылаганда иң беренче нишлибез? Чәкчәк белән каршы алабыз. Азнакай чәкчәге Иҗауныкыннан нәрсәсе белән аерыла? Ә Актанышта аны ничек пешерәләр? Милли аш-су әзерләүчеләрнең мастер-классын уздыргач, 12 төрле татар халык аш-суларын, 5 төрле чәкчәк әзерләү серләре ачылды. Биредә 102 хатын-кыз катнашты. Шуларның 11е чит илдән булуы да сөендерә. Ә биредә өйрәнеп кайткач ханымнар кайту белән үз җирлекләрендә өйрәтү эшләрен башлыйлар, безгә язма һәм фотосүрәтләрен җибәрәләр.

“Ак калфак” оешмасының алдагы эш-гамәлләренә килгәндә, тиздән шәҗәрә бәйрәме үткәрергә җыенабыз. Иң беренче аны үземнең студентлар белән эшләп карадым. Яшьләр башта аптырап калды: нигә кирәк дип. Ничә буынны беләсез, шуны гына эшләп алып килегез, дидем. Яздылар. Якладылар. Карадыңмы, уйландыңмы, дим бер студентка. Шәҗәрәң башында гел рус исемнәре булган бит. Икенче атнаны килә: «Безнең нәселдә бер урыс бабам, татар кызын урлап өйләнгән», – ди. «Күрәсеңме, татар әбиең аннан бөтен шәҗәрәне татарга авыштырган», – дим. Әллә нинди гыйбрәтләр бар! Чирмешән районыннан ике туганнан-туган кыз килгән укырга – шәҗәрәне бабалары эшләп калдырган: 22 буын анда! «Шәҗәрәгезгә бишле куям, бүген үк мәчеткә кереп,  бабагыз рухына сәдака бирегез!» – дим. «Кызлар, әйдә уйлыйк әле, – дим. – Кияүгә чыкмыйм, диючеләрегез бар. Менә сезнең шәҗәрәгегездәге ботагыгыз. Кияүгә чыгып бәби тапмыйсыз икән бу ботак корый дигән сүз. Син үзеңнең нәсел шәҗәрәңне корытучы буласың. Аңлыйсыңмы?». Студентлар белән шундый сөйләшүләр дә алып барыла.

Шәҗәрәне ничек эшлик соң, авыр, диючеләр бар. Балтачлыларның бу эштә әнә үз үрнәкләре – Җәлил хәзрәт бар. Ул үз авылларындагы һәр нәселнең шәҗәрәсен төзеде. Бу эшне аларда Бакый ага Зыятдинов башлаган иде. Кибетегезнең дә, почтаның да, мәктәбеңнең дә, балалар бакчасының да, гомумән нинди оешма бар җирлекләрдә тарихы булсын. Тарихыбызны киләчәк буыныбызга кайтаруны оешмаларыбызның үз максаты итеп куйык.

Без хәзер һәр ясле-бакчага бишек җыры кертә башладык. Һәр баланың теле ачылганчы ук аңына милләтебезнең бишек җырлары сеңсен, баланың калебендә милли моңнарыбыз урын ала икән, теле ачыла башлауга зур ярдәмлек бу. Сабыйларны көндез бишек җыры белән йоклатырга тиешбез. Моның фәнни яктан  нигезләмәсе Азнакайда эшләнде. Алар аны конференция итеп тә үткәрде. Сигез зур кеше кереп, бишек җыры көйләп йоклатканда, группадагы 24 баланың икесе генә ике куплеттан йокламыйча калды… Хәзерге вакытта төрле өлкәләрдәге бишек җырын җыю белән шөгыльләнәбез. Максатыбыз аларны җыеп, дискларга яздырып, ясли–бакчаларга тарату.

Халык җырлары халык тарафыннан яратып иҗат ителә. Кеше өчен якын иптәш, рухи юаныч, көчле тәрбия чишмәсе булуын аңлыйбыз. Максатларыбызның берсе –  мәктәптә дәрес белән дәрес арасында кыңгырауның чыңлавы урынына халык җырларын кую. Бу эш Фатиха Аитова исемендәге 12 нче  кызлар гимназиясендә башланды. Балалар бик яратып һәр тәнәфес саен халык һәм классик җырлары тыңлыйлар һәм шул юл белән халык җырлары баланың күңеленә кече яшьтән үк сеңеп кала. Ә кече яшьтән күңелгә сеңгән бернәрсә дә онытылмый.

Күп вакыт фольклор белән генә эш бармый дигән сүзләрне яшьләрдән дә ишетәм. Билгеле каршылык юк. Ләкин фольклор аша үзебезгә кирәкле өлешләрен бүгенге яшәешкә кайтару бик тә кирәк. Мисал өчен Азнакайда “Каз өмәсе” вакытында яшьләргә май канатыэшләргә өйрәттеләр. Нинди матур сәнгать үрнәкләре килеп чыга! Кирәкле дә, зәвыклы да, чыгарып сатсаң, өстәмә табыш та.

Яңа туган бала белән бәйле йолалар – бәби өйгә кайту, бәби ашлары, мәгънәле исем куштыру, чәчен алу, аның граммын үлчәп, шуның авырлыгында көмеш бәрабәрендә хәер бирү…  Боларны замана яшьләренә өйрәтү максатыннан, без бу күркәм гадәт-йолаларны сәхнәдә күрсәтә башладык. Бу эшне Зәйдә башлап җибәрделәр, хәзерге көндә Азнакайда да әзерлек бара. Шулай ук, фольклор йолалары буенча үткәрелгән кичәләрнең сценарийларын җыя башладык. Бәлки аерым китап итеп чыгара алырбыз.

Тиздән ноябрь аенда димчеләр, яучылар җыенын уздырырга ниятлибез. Бу чара Азнакайда узачак. Теләк белдерүчеләр булса, андагы эшчәнлек белән дә танышып китәрләр. Бирегә яшьләрне дә чакырырга уйлыйбыз. Һәр җирлекнең үз димчесе килергә тиеш. Бу эшне хатын-кыз гына башкара ала, йөрәкләргә ул гына үтеп керә ала. Яучылар җыенына теләсә кемне җибәрмәскә киңәш итәм! Ул эшне башкарырдай димче булырдай олпат, дәрәҗәле кеше килсен. Олпат дип без, гадәттә, күбрәк ир кешегә әйтәбез. Ләкин бу очракта мин аны хатын-кызга карата кулланасым килә. Барысын да аңлатып җибәрербез. Азнакайда мондый тәҗрибә бар.

Димчелек күренешен җәелдермәсәк, безне фаҗига көтә. Бүген Балтач районында парлы тормыш кормаган егет-кызларның саны – 945, Зәйдә меңнән артты. Шундый ук саннар республикабызның башка районнарында да күзәтелә. “Хатынсыз тормыш хата, баласыз тормыш хафа” икәнне яшьләргә аңлатырга кирәк. Бүген Татарстанда 42 картлар йорты булса, киләчәктә һәр районда 42 картлар йорты кирәк булырга мөмкин!

“Ак калфак”ның киләсе елга ниятләнгән эшләренең тагын берсе – татар табибларын җыю. Бергә җыелып фикерләшмәсәк, безнең бәби табу хәзер аны ярып алуга гына кайтып калачак. Мондый юл белән туган балаларның күбесе күкрәк сөте имми. Ә ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми инде, беләсез. Милләт аналары милләт балалары тудырсыннар иде. Ә бүгенге аналар милләт таләп иткәннең бик азын гына эшли. Яшьләрне айнытып җибәрәсе иде. «Гражданский брак»ларга каршы чыгабыз: ул бездә, гомумән, булмаган, Европадан гына кергән. «Торып карыйм да, ошамаса, икенче кешегә чыгам…» – диләр. Сафлык сакланмый. Ә сафлык сакланмаган җирдә бернәрсә дә була алмый.  Хыянәт тагын булмас дип кем әйтә ала?! Мондый гаиләне гаилә дип санап та булмыйдыр. Күп җирләрдә яшь әниләр мәктәпләре  ачылды. ЗАГСка гариза биргән яшьләр өчен яшь өйләнешүчеләр мәктәпләре оештырып киләбез.

Киләсе елга Татар милли киемнәре тегү буенча дөньякүләм дизайнерлар конкурсы үткәрсәк иде. Чөнки киенү ысулыбызга да ихтибарны арттыру зарур. Әлегә бик чуарлык. Төсләрне сайлап алып зәвыклы киенү, кием үзенчәлекләре буенча фикерләшеп, яшьләребез белән дә һәрдаим аңлашып эшләү безнең максатыбыз. Татар хатын-кызы Җир шарының кайсы почмагында яшәсә дә, татар халкы өчен хезмәт итәргә, файда китерергә тиеш.

Хөрмәтле ханым-кызлар! Кеше җиһанга бәхет өчен туа. Ләкин бәхетле булу өчен ныклы гаиләң, син һәм сине яраткан кешеләр, күңелеңә якын эш, туасы көнгә ышаныч булу кирәк. Бүгенге көн белән генә түгел, алдагы киләчәкне уйлап яшик! Бәхетле булыгыз!  Әле безнең хатык–кызларга йөкләргә йөкләнгән вазыйфаны төягән атларыбыз кузгалды гына. Юлыбыз каршылыклы да, тау-ташлы да, чокыр-чакырлы да булырга мөмкин. Бу юлны бердәм булып бергәләп үтик. Чыгышымны бөек Тукаебыз сүзләре белән йомгаклыйсым килә. Ул “Татар кызларына” дигән шигырендә шул фикерне әйтә:

Минем каршында хур кызлары калфак кимәсә,
Миңа: “Җанашым, исәнме?”,– димәсә,–
Диям: “Әстәгъфирулла, анда кермим,
Китәм җәннәт белән тәмуг арасына”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*