tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулатка укулары узды
Иске Кулатка укулары узды

Иске Кулатка укулары узды

Ульяновск өлкәсенең  Иске Кулаткы районында Татарстан, Чувашстан республикалары, Саратов һәм Самара өлкәләреннән килгән галимнәр, дин белгечләре катнашында фәнни-гамәли конференция  тәмамланды. Аның кысаларында район авылларында  эшләүче абыстайлар Казан дин белгечләре уздырган остаханәләрдә катнаштылар,  традицион ислам дине йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча  48 сәгатьлек курсларда укып имтихан тапшырдылар. Бу чарада Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы   Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, “Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге югары мәдрәсә ректоры,  Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары  өлкән имамы Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты.

Унөч елдан бирле  уздырылып килүче чираттагы укуларны дин галиме, Татарстанның баш казые  Җәлил хәзрәт Фазлыев килгән тыңлаучыларны үзара аралашып яшәргә чакырып башлап җибәрде. Аралашканда гына дуслык, туганлык җепләре ныгый, ир белән хатын, ата-ана белән  бала мөнәсәбәте җылы була.“Кулаткы укулары”ның чираттагысы “Хатын-кызның бөтен матурлыгы- ана булуда” дип аталды. Билгеле, конференциягә мондый атама бирелүе очраклы түгел. Ульяновск өлкәсенең бердәнбер 98 % татарлар яши торган Иске Кулаткы районында  башка районнар сыман соңгы еллардагы демографик хәл бер дә сөенерлек түгел. Шунлыктан, конференция кысаларында районның актив хатын-кызлары, укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашында бу мәсьәләне тикшерү, аннан чыгу юлларын табу буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Сер түгел, бу уңайдан  мәчетләрдәге абыстайлар да зур эшчәнлек алып баралар. Алар өчен ике көнлек курслар да булды. Казан мәдрәсәләрендәге мөгаллимәләр уздырган 48 сәгатьлек  курсларны районның 78 хатын-кызы тыңлады. Әлеге курсларны тәмамлап һәм имтиханнарны уңышлы тапшыручыларга сертификатлар бирелде.

Район башлыгы урынбасары Венера Деникаева белдергәнчә, районда  2014 нче елда 62 пар гаилә корган булса,  узган ел аларның саны нибры 39 ны гына тәшкил итә, үлүчеләрнең саны да туучыларга караганда күпкә арткан. Район җитәкчелеге әлеге хәлгә борчылып, җәмәгатьчелек  игътибарын җәлеп итәр өчен бүгенге чараны тулысы белән диярлек әлеге проблемага багышларга уйлаган.   Иске Кулаткыда күп балалы гаиләләр дә юк түгел. Бүген шуларның берсен- Тумашевлар гаиләсен җыенда да зурладылар. Эльвира һәм Равил Тумашевлар гаиләсендә бүген 9 бала үсә. Алтысы үзләренеке, 3 се балалар йортыннан алынган. Инде 9 оныклары да бар.   “Зур өебездә  һәрберсенә дә урын да җитә, урамда хезмәт итәр өчен көрәк-сәнәк тә җитәрлек” ди йорт хуҗасы. Амбарларда 7 баш мөгезле эре терлек, сарыклар, кош-корт та байтак. “Кулың шапылдамаса, авызың чапылдамас”- ди балаларын кече яшьтән үк эшкә  өйрәтүче 9 бала атасы. Әнә шулай бергәләшеп, хезмәтне яратырга туган нигез, туган төбәкнең кадерен белергә өйрәнеп үсә алар. Туган җир, ата-ана йорты турында бүгенге җыенда да байтак әйтелде.

Дөрес, мондый чаралар төрле төбәктә, төрле форматта уза, ләкин аларның төп мәгънәсе, яшьләрне тәрияләү  һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау.

Бүгенге конференциядә катнашучылар белдергәнчә, бу җыеннар башка төбәкләрдәгеләреннән  дини тормыш белән дөнъявый вәзгыятьнең бергә алып барылуы белән аерылып тора.

Ике көн дәвам иткән чараның азагында милли һәм дини эшләрдә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Рамис Сафин.   Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*