tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иске Ярмәк авылы тарихы» китабын тәкъдир итү кичәсе үтәчәк
«Иске Ярмәк авылы тарихы» китабын тәкъдир итү кичәсе үтәчәк

«Иске Ярмәк авылы тарихы» китабын тәкъдир итү кичәсе үтәчәк

Самара өлкәсендәге татар авыллары, зур кыенлыклар кичереп, бер-бер артлы туган төбәкләре турында тарих китапларын язып киләләр. Күптән түгел, Камышлы районында урнашкан Иске Ярмәк авылы турында  “Иске Ярмәк авылы тарихы” исемле җыентык дөнья күрде. Авторы Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ

Кулга алуга ук, иң беренче, күзгә ташланганы – аның затлылыгы. Зур китап. Калын китап. Ялтыравыклы югары сыйфатлы кәгазьдә басылган. Җыентык гаҗәеп күп шәхесләрнең язмышын эченә алган. Чорлар. Дәверләр. Канкойгыч хәлләр. Горурланырлык нәселләрне эченә сыйдырган. Китапның эчтәлеген укып белерсез. Бер нәрсә бәхәссез. 

19 январьдә Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында  җирле авыл тарихы китабын тәкъдир итү кичәсе (презентациясе) үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*