tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам яхшылыкка өнди
Ислам яхшылыкка өнди

Ислам яхшылыкка өнди

Дини белемнең әһәмиятен бөек шагыйребез Габдулла Тукай  күп шигырьләрендә искәртә:

«Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗаиб сүрә Коръәннән», — ди ул.

Балаларга дин нигезләрен өйрәтмичә әхлакый тәрбия бирү мөмкин түгел. «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсендә инде ничәмә еллар шушы юнәлештә эш алып барыла. Биредә оештырылучы җәйге лагеры укучыларның ялларын файдалы һәм кызыклы үткәрү максатын күзаллый. Монда исламны якын иткән, аны төптәнрәк өйрәнергә теләгән һәр бала түләүсез шөгыльләнә ала.

IMG_4958

Агымдагы елда мөселман лагеры 7 яшьтән 17 яшькәчә 100дән артык кыз-малайны җыйды. 15 көн буе алар гарәп телен, Ислам нигезләрен, әхлак-әдәп дәресләрен өйрәнде, фәһемле фильмнар карады, спорт уеннары ярдәмендә сәламәтлеген ныгытты.

Лагерьда барысы 6 төркем оештырылды: өчесе — малайларны, калган өчесе кызларны туплады. Биредә Октябрьскийдан тыш, башка төбәкләрдән килгән балалар да шөгыльләнә. Саҗидә Нуретдинова, мәсәлән, Баулы кызы. Ул 7 балалы гаиләдән. Лагерьга аларның дүртесе йөри. Чит төбәктән килүчеләргә биредә куна яшәү мөмкинлеге каралган, балаларны көненә дүрт тапкыр ашаталар.

Саҗидәнең абыйсы Мөхәммәд лагерьда инде өченчегә ял итә икән:

— Мәдрәсәгә укырга 5 ел элек килдем. Монда миңа бар нәрсә дә ошый: ислам тарихы зур кызыксыну уята. Дингә мәхәббәтне намаз укучы әбием тәрбияләгәндер дип уйлыйм. Коръәннең беренче сүрәсе — Әл-Фатиханы яттан беләм. Ул күңел тынычлыгы булмаганда, кайсыдыр әгъзам авыртканда ярдәм итә. Кулымны авырткан җиргә куеп, дога укысам, сызланулар шунда ук бетә, — ди үсмер.

IMG_4951

Ул энекәшләре — 7 яшьлек Мирхәтим һәм 9 яшьлек Рамазанны, 10 яшьлек сеңлесе Саҗидәне дә һәрчак күзәтүдә тота. Алар белән бергәләп лагерьдагы спорт уеннарында катнаша. Балаларга аеруча волейбол, футбол, шахмат-шашка уеннары ошый икән. Мөхәммәднең төрле өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләр турында зурларча фикер йөртүе игътибарга лаек.

— ИГИЛ (Гыйрак һәм Левантның Русиядә тыелган ислам дәүләте) террорчыларының явызлыкларын ишетеп-күрүчеләр бар мөселман дөньясына шикләнеп карый башлый. Бу дөрес гамәл дип уйламыйм, чөнки сакал-мыек үстергән, мөселманча киенгән һәр кеше террорчы түгел. Кешеләр шуны аңласын иде! Начар ниятле бер аерым төркем аркасында ислам кануннары белән яшәүче чын мөселманнар авырлык кичерә. Ислам дине кешеләргә тик тынычлык, дуслык тели, әхлак нигезләренә өйрәтә. Шәхсән үземнең мисалдан чыгып әйтәм: мәчет-мәдрәсәләрдә мин күңелемә тынычлык, рәхим-шәфкатьлек иңүен тоям. Догалар уку эчке халәткә уңай тәэсир итә, ачу, үпкә, тупаслык юккка чыга, — дип уй-хисләрен уртаклаша Мөхәммәд.

Кызлар төркемендә шөгыльләнүче Зөһрә Куранбаева Бүздәктән. Октябрьскийга укырга килгәч, дин белән кызыксынуы арткан.

— Әнием Рабига намаз укый. Догаларны аңардан өйрәндем. Мәдрәсәдә генә түгел, урамда, халык арасында да мөселманча киемнән йөрим. Кырын караш сизгәнем юк, киресенчә, үземә карата ихтирам артуын тоям.

Альбина Фәттахова Ырынбур өлкәсенең Абдулла районыннан.

— 9нчы классны тәмамлагач, укуымны мәдрәсәдә дәвам иттем. Әбием, апаларымнан күреп, 11 яшемдә намазга бастым. Ислам дине тәртипкә, сабырлыкка өйрәтә. Ул күңелгә тынычлык, сафлык бирә.

Кызлар мәдрәсәдә укуның бик кызыклы булуын, дин дәресләре ошавын билгеләде. Алар киләчәктә дә тормышлары дин белән бәйле булачагына ышана.

Лагерьга төрле милләттәге балаларның йөрүе аеруча мәслихәт күренеш. Мәсәлән, кечкенә Милананың әтисе урыс, әнисе татар. Катнаш гаиләдә тәрбияләнүче кызчыкның күзләрендә мәдрәсәдә күргән-белгән һәр нәрсә белән ихлас күңелдән кызыксынуы чагыла.

Укытучылар белән танышып китик. Шунысы игътибарга лаек: аларның күпчелеге яшьләр. Димәк, динне белүче, аңа омтылучы егет-кызларыбыз бар.

Әминә Ибраһимова 12 кешелек кызлар төркеме укытучысы. Ул ислам дине кануннары (мәсәлән, намаз уку, тәһарәт алу тәртибе, ашау алдыннан укылучы догалар һ.б.) буенча дәресләр бирә, гарәпчә хәрефләрне өйрәтә.

Заһидә Нургалиева иң кечкенәләрне укыта. Аның төркеменә 17 кыз йөри, алар гарәпчә әлифба белән таныша, аз күләмле догалар ятлый.

— Лагерьга килүче кече яшьтәге балаларның күпчелеге дини яктан әзерлексез була. Без аларга исламны башлап өйрәтүчеләр вазифасын үтибез, — ди укытучылар.

Илнур хәзрәт Нуруллин өлкән төркемдәге егетләргә ислам нигезләре буенча белем бирә. Имамгали Холматов, Фаиг Гаджиев гарәп әлифбасын, әдәп дәресләрен укыта. Әйткәндәй, җәйге лагерь эшләгән чорда «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсе имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт көнозын мәдрәсә биләмәсендә үткәрә. Ул балалар белән аралаша, аларның сорауларына җавап бирә, уеннарда катнаша, дәресләр барышын күзәтүдә тота.

Игелекле мөселманнар, ата-аналар, хәйриячеләр ярдәмендә оештырылучы лагерь үз максатларын тулысынча аклый. Биредә балалар әдәп-әхлак тәрбиясе ала, милләтара дуслык, бердәмлек ише төшенчәләрне аңлый башлый. Малайлар спорт уеннары аша физик үсеш алса, кызлар киләчәктә яхшы хуҗабикә булу серләренә —тәмле ашлар пешерергә, кул эшләренә өйрәнә.

Һәр көнен игелекле эшкә багышлаган, балаларны динле, иманлы итеп тәрбияләү өчен көч салган Мәүлемҗан хәзрәткә һәм мәдрәсә укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Изге эшләрегез һәрчак уң булсын дигән теләктә калабыз.

Л. ГАБИТОВА,
Башкортстан Республикасы
Автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*