tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исмәт Эрикан Төркиядә ил төзелешендә катнашкан татар шәхесләрен онытмауларын әйтте
Исмәт Эрикан Төркиядә ил төзелешендә катнашкан татар шәхесләрен онытмауларын әйтте

Исмәт Эрикан Төркиядә ил төзелешендә катнашкан татар шәхесләрен онытмауларын әйтте

Киләсе елда, Төркия бөек милли җыены ачылуның 100 еллыгында һәм 2023 елда — Төркия республикасы төзелүнең 100 еллыгында дәүләт төзелешенә катнашы булган кешеләр исемлегендә Садри Максуди кебек татар шәхесләре дә хөрмәтләнәчәк. Төркиянең Казандагы Баш консулы Исмәт Эрикан журналистлар белән очрашу вакытында шул хакта белдерде.

«Безнең республикага нигез салуда, аны оештыруда катнашкан кешеләрне беркайчан да онытмадык һәм онытмаячакбыз. Әлбәттә, вакыты җиткәч бу шәхесләргә багышланган төрле чаралар узачак», – диде ул.

Баш консул әйтүенчә, татар шәхесләре турында Төркиядә даими искә алып торалар. «Өч атна чамасы элек Эгей университетыннан профессор килде. Ул конференциядә Төркия республикасы тормышында мөһим роль уйнаган татар кешеләре турында чыгыш ясады», – диде ул.

Исмәт Эрикан 2020 елга йомгак ясаганда төрле чаралар вакытында хөрмәтләп телгә алыначак шәхесләрнең исемлеге зур булачагын вәгъдә итте.

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*