tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Коръән укучылар бәйгесе узды
Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Коръән укучылар бәйгесе узды

Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Коръән укучылар бәйгесе узды

Удмуртиядә балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән укучылар бәйгесе узды.
Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Коръәнне өйрәтүчеләр һәм өйрәнүчеләр җыелды. Удмуртия мөфтияте Коръән укучылар бәйгесен 12 ел рәттән уздыра. Шартлар шул кала – тәҗвид хөкемнәрен куллана белү, сүрәләрне яттан белү һәм мәкам белән уку.

Номинацияләр буенча катнашучылар Коръәнне ярты һәм бер җүз белүчеләргә бүленә. Катнашучылар өч яшьтән уналты яшькәчә – Ижау, Сарапул, Можга, Әгерҗе мәчетләре каршында эшләп килүче мәдәрәсәләрдә белем алучы малайлар һәм кызлар иде.

“Башланган елларында бәйгене шулкадәр көтеп ала, хәтта матур-матур күлмәкләр тектертә идек,”- диюче әниләр бар. Бәйгеме, бәйрәмме, гаилә белән килү хуплана, катнашучылар арасында бертуганнар да шактый. Мөфтият елның елында һәр катнашучыга бүләкләр тапшыра.

Әлбәттә, барысы да Коръән-хафиз булып китмәс – ул бик зур сабырлык һәм тырышлык сорый торган эш. Оештыручылар киләсе елда бәйгенең форматын үзгәртү турында уйлана, чөнки быел катнашучылар узган елларадагыга караганда азрак иде.

Фәнзилә Салихова

Удмуртия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*