tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижаудагы 10нчы мәктәпне ни көтә?
Ижаудагы 10нчы мәктәпне ни көтә?

Ижаудагы 10нчы мәктәпне ни көтә?

Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбе укытучылары 25 гыйнварда митингка чыктылар. Инде агымдагы уку елы башлангач ук 10нчы мәктәпне 20нче мәктәп белән кушарга җыеналар икән дигән сүзләр йөри башлаган иде. Моңа без — татар җәмәгатьчелеге дә борчылдык. Чөнки, бу сүзләр чынга ашкан очракта, биредә 25 елдан артык эзлек­ле рәвештә ачылып килүче татар сыйныфларына да киләчәктә көн бетәчәк. Яңа елга аяк басуга 10нчы мәктәп өстендә болытлар куера башлады һәм бу биредә эшләүче укытучыларны әлеге адымга этәрде.

“Хакимият халыкны ишетми”, “Без 10нчы һәм 20нче мәктәпләрне кушуга каршы”, “Безнең мәктәпне тынычлыкта калдырыгыз” дигән лозунглар тотып, Ижау шәһәренең 10нчы мәктәп укытучылары һәм әти-әниләре шәһәр хакимияте каршына пикетка чыктылар. Гыйнвар аеның ачы җилле көнендә озак кына басып торсалар да, алар янына шәһәр хакимиятеннән чыгучы, сораулары белән кызыксынучы булмады. Равил Губаев исемен йөртүче 10 нчы мәктәпне нәрсә көтә? Ул оптимизация корбаны булырга тиешме? Язмамда нәкъ шул сорауларга җавап табарга тырыштым.

Кушсалар, нишләрбез?

Нилектән килеп туган проблема соң бу? Иң элек шуны ачыкларга ниятләп, 10нчы мәктәпкә юл тоттым. Ижау шәһәренең 20нче мәктәбе авария хәлендә икән. Берничә ел элек аның бер як стенасы ярылуы хакында хәбәрләр йөргән. Мәктәпнең стенасы гына түгел, түшәме дә коела башлагач, укытучылар чаң какканнар. Бүгенге көндә мәктәп бинасының бер өлеше ябылган. Яңа уку елында 20нче мәктәпнең 300 укучысын 10нчы мәктәп кабул иткән. Икенче елга 20нче мәктәп бинасында башлангыч сыйныфларны гына калдырып, барлык укучыларны 10нчы мәктәпкә күчерергә җыеналар, дигән сүз 10нчы мәктәп укучыларының да, әти-әниләрнең дә тынычлыгын алган.
10нчы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять фәне укытучысы Эльвира Анатольевна Халтурина: “Без бу хәбәрне октябрь аенда гына ишеттек. Директор: “Буш сүзләр генә. Мондый хәл булмас”, — дип, безне тынычландырды. Бу хакта хәбәрләр ныклап тарала башлагач, битараф кала алмадык. Безнең үзебездә 482 укучы белем ала. 20нче мәктәпнең 300 укучысы килеп кушылгач, ашханәдә урын җитми, спорт зал да ике мәктәп өчен эшли. Туалетлар белән проблема. Икенче елга ике мәктәп тулысынча кушылса, укучылар саны 1000нән артып китәчәк. Ә 10нчы мәктәп 600 укучыга гына исәпләнгән бит.
Бүгенге көндә без Россия Президенты Путин программасына туры китереп эшли идек, ягъни укучылар беренче сменада гына укып, көннең икенче яртысында түгәрәкләрдә шөгыльләнде. Мәктәп ул — укучыларның икенче йортлары. Бала анда теләп килергә тиеш. Мин үзем дәресләрдән соң укучылар белән музейга йөрим. Тарихны парта артына гына утырып өйрәнеп булмый. Әгәр мин ике смена укыта башласам, укучыларга андый шартлар тудырырга мөмкинлегем булмаячак”, — диде.

Данлы тарихы бар

“Үткән уку елында без мәктәбебезнең 50 еллык юбилеен билгеләп үттек. Шушы дәвердә аны үзенең эшен яраткан директорлар җитәкләде. 1965 елда аны төзүчеләр кулыннан Равил Губаев кабул итеп алды. 24 ел мәктәпне җитәкләү дәверендә аның керткән өлеше әйтеп бетергесез”, — дип башлады сүзен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кадрия Асылмәрданова.
Мәктәптә балаларның сәләтен төрле яклап үстерергә шартлар бар. Ижау-Балезино тимер юл төзелешенең хезмәт даны” музее эшли. Шагыйрь­ Муса Җәлилгә багышланган музей-бүлмә бар. Хәрби даны залы ачылган. Мәктәпнең юбилее уңаеннан «Спортка — дан» залы ачканнар. Чөнки чыгарылыш укучылары арасында зур спортта уңышларга ирешкәннәре байтак. Хоккей буенча халыкара класслы спорт ма­­с­­­­теры Мисхәт Фәхретдинов, футбол буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Эльвира Зиястинова, велоспорт буенча ике тапкыр спорт мастеры, СССР чемпионы Равил Гайниев.
Кадрия Рифкат кызы мәктәпнең чыгарылыш укучылары: Дәүләт Советы депутаты Наил Мөхәммәтҗанов, Олимпия резервы мәктәбе директоры Александр Мокрушин, 42нче көллият директоры Леонид Пономарев, ООО “Ваш дом” генераль директоры Юрий Тюрин белән горурлануларын, алар белән ныклы элемтәдә торуларын да сөйләде. Кадрия Асылмәрданова үзе дә әлеге мәктәпне тәмамлаган. Укытучылар коллективында эшләүче рус теле һәм әдәбияты укытучысы Любовь Киркорова, тарих укытучысы Елена Бушмелева, педагог-психолог Разалия Лазерова, башлангыч сыйныф укытучысы Ольга Хохрякова — әлеге мәктәпне тәмамлаган укучылар. Бүгенге көндә педагогика көллиятендә белем алучы 4 укучы укытучыларына алмашка кайтыр, дип ышанасы гына кала.
“Хәзер мәктәбебезне Фәнис Габдуллин җитәкли. Ул акыллы киңәшче, яхшы педагог һәм хуҗа булуы белән аерылып тора. Фәнис Габдухан улы директор итеп билгеләнгәч, мәктәптә бик күп үзгәрешләр булды. Туалетлар төзекләндерелде, барлык торбалар алыштырылды, плас­тик тәрәзәләр куелды, мәктәп койма белән әйләндерелеп алынды. Хәзер мәктәбебез җылынды”, — дип сөйләде Кадрия Рифкат кызы.

Татарлыкны саклыйлар

10нчы мәктәп — Ижау шәһәрендә татар сыйныфлары даими ачылучы бердәнбер уку йорты. Бүгенге көндә 4 татар сыйныфында һәм 3 милли төркемдә 89 укучы татар телен фән буларак үзләштерә. Югары сыйныф укучылары өчен “Йолдыз” җыр ансамбле эшли. Дәресләрдән соң шәһәр, республика күләмендә узган конкурсларда актив катнашалар, мактаулы урыннар яулыйлар. “Йолдызлар яңгыры” республикакүләм конкурста Диләрә Габдуллина һәм Нияз Тукманов мактаулы урыннарны алганнар. Нияз Тукманов Анапа шәһәрендә узган “Классикларны укыйбыз” проектында Муса Җәлилнең шигырен укып, икенче урынны яулап кайткан. Әлеге уңышлар барысы да татар теле укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы Фәридә Кашаповага барып тоташа.
“Соңгы елларда бернәрсәгә игътибар иттем: мәктәбебезне тәмамлаган укучылар үзләренең балаларын, оныкларын безнең мәктәпкә беренче сыйныфка алып киләләр. Шулар арасында татар сыйныфларына китерүчеләр дә байтак. Узган елгы беренче татар сыйныфы да бик кызык­лы. Анда укучыларның күбесе катнаш гаиләдән. Әтиләре татар. Алар директорга кереп, татар сыйныфын ачуны сорадылар. Татар сыйныфларында үзебезнең коллективта эшләүче укытучыларның балалары да укый. Бу да яхшы үрнәк”, — ди Фәридә Фрунзе кызы.

Ишеттеләр

Язмамны әзерләп бетергәндә редакциябезгә сөенечле хәбәр килеп җитте. 10нчы мәктәпнең укытучылар коллективын шәһәр хакимияте ишеткән. Ижау шәһәре Хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Михаил Тарасов хәбәр итүенчә, ике мәктәпне берләштермәячәкләр. 2017 елда проект документлары әзер булуга Федераль программа буенча 20нче мәктәп төзелеше башланачак.

Рилия Закирова, Ижау
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*