tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камбаркада милләттәшләребез ничек яши?
Камбаркада милләттәшләребез ничек яши?

Камбаркада милләттәшләребез ничек яши?

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова, “Минем Удмуртия” телеканалы журналисты Фәнзилә Салихова, оператор Василий Хохряков һәм мин Камбарка районында сәфәрдә булып кайттык.

Сәфәребез Кама авылы “Кораб­лик” балалар бакчасыннан башланып китте. Кайчандыр бакчада татарлык гөрли иде. Үзем дә шунда яшәгәндә бакчадагы милли тормышны “Яңарыш” газетасында еш яктырта идем. Ул вакытта Гөлшат Фәнәви кызы тәрбияче буларак татар төркемен алып барды. Милли юнәлеш буенча тәрбия программасын да яклаган иде ул. Гөлшат Фәнәви кызы бакча мөдире булып эшли башлаганнан соң бу юнәлештә эш тукталып калган. Әмма барысы да юкка чыкмаган. Төркемдә милли музей сакланган. Төрле милләт биюләре белән беррәттән татар биюләре дә әзерләнә икән. Бакчаның музыка җитәкчесе Светлана Чиркова рус милләтеннән булуына карамастан, балаларга төрле милләт җыр-биюләрен өйрәтә. Балалар безгә татар биюен тәкъдим иттеләр.

Камбарка Татар иҗтимагый үзәге бүлеге җитәкчесе Тәлгать Сәлахов биредә татар телендә дәресләр алып баруны башлау теләге белән янып йөрүен белдерде. Әлеге сорауны түгәрәк өстәл артында уртага салып сөйләштек. Әңгәмәдә Камбарка районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Рим Исламов, Кама муниципаль берәмлеге башлыгы Рәфис Мирзаянов, Камбарка Татар иҗтимагый үзәге бүлеге җитәкчесе Тәлгать Сәлахов, бакча мөдире Гөлшат Хөсәенова, Удмуртиянең милли-мәдәни автономиясе рәисе һәм “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова катнаш­тылар. Бакчада татар милләтеннән тәрбияче булмаганлыктан биредә татар телендә дәресләр алып барылмый икән. Рим Дөлфәк

улы: “Без ярдәм кулы сузарга әзер, белгеч булса, өстәмә түләү юлларын да табар идек”, – дигән фикерен җиткерде. Гөлшат Фәнәви кызы җитәкче буларак йөкләмәләре зур булу сәбәпле, бу эшне үз өстенә ала алмавын белдерде. Рәмзия Габбасова Милли сәясәт министрлыгы ярдәме белән ана теле курслары оештыру өчен мөмкинлекләр тудырылуы турында сөйләп узды. Әңгәмә барышында Кама авылында түгәрәкне алып барырдай берничә кеше барлыгы да ачыкланды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшкән сүзләребез юкка гына булмас дип, зур өметләр белән без Шолья авылы мәчетенә юнәлдек.

Шолья мәчетендә безне милләттәшләребез көтәләр иде. Рәмзия Габбасова сәламләгәннән соң, “Яңарыш” газетасы тиражының Удмуртиядәге татар милләтенең көчен, бердәмлеген аңлатуына басым ясады. Камбарка районында берничә ноктада газетага язылып, аны алуны оештыру турында сүз алып барды. Газетаның мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә якын кешеләрнең бәйрәмнәре белән котлау мөмкинлеге, кадерле кешеләргә игътибар җиткерү ысулы икәнен әйтеп китте. Район башлыгы Александр Поддубский һәм Камбарка шәһәре башлыгы милләттәшебез Марат Сөләйманов та очрашуга килгәннәр иде. Александр Поддубский газеталарны редакциядән Камбаркага алып кайтуда ярдәм итәчәген белдерде һәм аны Марат Рәшит улына йөкләде. Бу безнең өчен көтелмәгән шатлык булды. Шоль­я муниципаль берәмлеге башлыгы Фаил Хәбибуллин һәм Шоль­я авылы мәчетенең имам-хатибы Ильяс хәзрәт Шакиров газетаны мәчеткә килеп алуны оештырырга сүз бирделәр. Газетага язылуны оештыруны Наилә Хәбибуллина үз өстенә алды.

Сәфәребезнең өченче тукталышы Кама авылы китапханәсендә булды. Милли җанлы әбиләребез, апаларыбыз тәмле ризыклар пешереп әзерләнеп торалар иде. Китапханә мөдире Фәнүдә Таһирова очрашуны матур итеп ачып җибәрде. Кама муниципаль берәмлеге башлыгы Рәфис Мирзаянов, Камбарка Татар иҗтимагый үзәге бүлеге җитәкчесе Тәлгать Сәлахов очрашуга килүчеләрне сәламләделәр. “Җидегән чишмә” ансамбле матур җырларын бүләк иттеләр. Рәмзия Габбасова Удмуртия татарларыннан кайнар сәламнәрен җиткергәннән соң, булачак чаралар белән таныштырып узды, китапханәдә “Яңарыш” газетасына язылу ноктасын оештыруны тәкъдим итте. Очрашуда “Яңарыш” газетасын 20 елдан артык яздырып укып баручылардан Халисә апа Вәгыйзева һәм Фәгыймә апа Мөхәммәтдиноваларның булуы бик сөенечле иде. Кама мәдәни-китапханә үзәге директоры На­дежда Ярцева китапханәдә күптәннән татар теле һәм мәдәниятен өйрәнү түгәрәге эшләп килүен әйтеп, аны алып баручыга бераз түләү мөмкинлеге булдыруны сорады. Түгәрәкне алып баручы Фәнүдә Бари кызы түгәрәкнең эшчәнлеге һәм алымнары белән таныштырып узды. Милләттәшләребез белән саубуллашып, Камбарка районының үзәк китапханәсенә юнәлдек.

Безне Камбарка шәһәрендә яшәүче татарлар көтә иде. Очрашу Удмуртиянең атказанган журналис­ты һәм күпләргә фотограф буларак таныш булган Рәзиф Мирзаяновның юбилее уңаеннан, аның иҗаты белән танышудан башланды. Бу чараны оештыруга Дилфинә Габитова зур көч куйган. Рәзиф Мирзаяновның иҗаты белән кызыксынып, мәгълүмат җыйган, сценарий төзегән, тамашачылар җыю өстендә эшләгән. “Сабантуй” җыр һәм бию ансамбле кызлары безгә матур җырларын бүләк иттеләр, милли ризыклар, тәмле чәй белән сыйладылар. Китапханә мөдире Нәзлия Санникова милләттәшләребез өчен ишекнең һәрвакыт ачык булуын, газетага яздыруда хезмәттәшлек итүгә әзерлеген белдерде. Камбарка шәһәре башлыгы Марат Рәшит улы Камбаркада Сабантуй уздырырга теләге барлыгын әйтте.

Камбарка шәһәрендә соңгы тукталышыбыз Индус Абульфариков биләмәләрендә булды. Күп еллар инде алар тормыш иптәше Рима белән шәһәрдә матурлык тудырып эшлиләр һәм яшиләр. Рима ханым шәһәрдәге кафе җитәкчесе. Кафедагы пөхтәлек, зәвыклык, чәчәкләргә күмелгәнлеге аның татар милләтеннән булуы икәнлеген күрсәтеп тора. Ә Индус әфәнде үз көче белән Камбарка шәһәренең тимер юл вокзалыннан ерак түгел күл ясап, берничә мунча, бассейн төзеп, ял итү базасы эшләгән. Күлдә карп, чуртан балыклары үрчетелә. Бу табыш алу өчен түгел, ә биредә ял итүчеләрнең вакытын кызыклы уздыру өчен. Кунак­лар балыкларны тотып, яңадан суга җибәрәләр. Шулай ук катамаранда педальләр әйләндереп сәламәтлекне ныгытырга, саф һава сулап, табигать белән хозурланырга була. Күл уртасында беседка ясап куйган. Алдагы көндә ике ярны тоташтыручы күпер салу, кышын карда йөрү автомобиле сатып алу, 100 башка кадәр эре терлек үстерү теләге белән яши Индус әфәнде.

Сәфәребез бик нәтиҗәле узды. Биредәге милли хәрәкәтнең яңа сулыш алуына шатланып, сөйләшкән сүзләребез, куелган максатларыбыз һавада гына эленеп калмас дигән ышанычлар белән кайттык без Камбарка районыннан. Шундый очрашу оештырганы өчен Тәлгать Сәлаховка бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Ализа Хурамшина, Удмуртия Республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*