tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры Уфага 5 иң әйбәт премьера спектаклен алып бара
Кариев театры Уфага 5 иң әйбәт премьера спектаклен алып бара

Кариев театры Уфага 5 иң әйбәт премьера спектаклен алып бара

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Уфага 5 иң әйбәт премьера спектаклен алып бара.

Башкортстан гастрольләре биш көн дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә кариевлылар Уфа, Туймазы һәм Шаранда кунакта булачак.

Гастрольләр 21 апрельдә Мостай Кәрим исемендәге Уфа Милли яшьләр театрында «Кәҗүл читек» новелласы белән башланып китәчәк.   Гаяз Исхакыйның классик әсәренә нигезләнгән һәм тамашачылар яратып өлгергән әлеге спектакль өчен «Тантана» милли театраль премиясендә төп рольне (Әхмәдулла) башкаручы Ләйсән Закирова «Дебют» номинациясендә җиңү яулады.

Шул ук көнне «Ләйлә вә Мәҗнүн» мелодрамасы һәм театрның 30 еллыгына багышланган «Без шундый театр төзербез…» театральләштерелгән тамашасы көтелә.

22 апрельдә Уфалылар Кейт ДиКамиллоның «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» әкиятен карый алачак. Ул «Әкияти палитра» III Регионара милли театрлар фестивалендә җиңү яулады.

Шул ук көнне кариевлылар баш режиссер Ренат Әюпов юбилеена багышланган «Шәй-бү! Шай-бу!» комедия-фарсын тәкъдим итәчәк.

23 апрельдә Кариев театры артистлары Шаран Мәдәният йортында «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» һәм «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Гастрольләр Туймазы дәүләт татар драма театрында (24 һәм 25 апрель) тәмамланачак.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*